Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изгелек җирдә ятмый...

"Балтач газы" идарәсе хезмәткәрләре берничә ел Яңа ел якынлашкан көннәрдә сабыйларны сөендерәләр.

Газчылар үзләренең хезмәт хакларыннан билгеле бер сумма җыеп, узган ел Анжела Вавилова исемендәге хосписта яшәүче авыру балаларга уенчыклар буләк иткәннәр иде.

Ә быел исә үзебезнең районда яшәүче тәрбиягә алынган һәм әти-әнисез калган ятим балаларны сөендерергә булганнар. Уенчыклар, кышкы киемнәр, татлы шоколадлар бүген ияләренә барып иреште.

 

Бүләкләрне идарә хезмәткәрләре Балтач районы башкарма комитетының опека бүлеге белгече Венера Хәбибрахманова белән берлектә тапшырдылар.

Балаларның шатлыклы йөзләрен күреп, үзебез дә сөендек диләр өйләребезгә җылылык бирүчеләр. Рәхмәт аларга!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларга бүләк