Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изгелек янәшәдә

Бүгенге тормышка куанып, киләчәккә зур планнар корып яшәгән вакытта, балаларымның сөекле әниләре, минем өчен тормышымның яме булган кадерле тормыш иптәшем - Гөлнурым 24 июнь көнне мәңгелеккә арабыздан китте.

Гөлнурым ачык йөзле, эчкерсез, бөтен кешегә дә киң күңелле, сабыр, ярдәмчел кеше иде.
Безнең өчен бу көтелмәгән авыр, олы кайгы булды. Шул вакытта ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыбызга, Югары Кенә һәм Түбән Кенә халкына, күршеләребез Мотыгуллиннар, Каюмовлар, Солтановлар, Сәмигуллиннар гаиләләренә, авылыбызның шәфкать туташлары Рания һәм Гүзәлгә, «Чишмә» ясле-бакчасы коллективына, Кенә мәктәп коллективына, Карадуган авыл советына, «МДСУ-1» оешмасы коллективына, шоферларга, «Водстрой» оешмасы җитәкчесе Рифат Мидхәт улы Закировка, барлык классташларга, бигрәк тә Ринат Закиров, Фаил Гарифуллин гаиләләренә, ике як туганнарыбызга, яныбыздан китмичә, кайгыбызны уртаклашып, матди һәм рухи яктан ярдәм иткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызга да гаиләләрегездә кайгы-хәсрәтсез, тигез, озын гомер итүегезне телибез.
Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, дәү әниебез, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын.
Сине сагынып, яратып, балаларың исеменнән ирең Тәлгать
Фото: http://vk.com/wall-20604523_1263

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250