Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ижевскида йорт җимерелү аркасында үлүчеләр саны дүрткә җиткән

Һәлакәттә дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Ижевскида торак йортның бер өлеше җимерелүе аркасында үлүчеләр саны дүрткә җиткән, дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Удмуртия сәламәтлек саклау министры урынбасары Людмила Гузнищева хәбәр иткән.

"Дүртенче үлгән кеше турындагы хәбәр раслана. Бу турыда җимерекләрне актарган җирдән җиткерделәр. Зыян күрүчеләр дүрткә җитте – тагын бер хатын-кыз беренче республика клиник хасатаханәсенә китерелде”, – дигән ул.

Коткаручылар җимерекләрне актару төнлә дә дәвам итәчәген, кинологлар этләр белән эшләвен, җимерекләр астында кешеләр булуын җиткерә. Коткаручылар сүзләренчә, анда алты кеше булырга мөмкин.

Беренчел мәгълүматлар буенча, йорт җимерелүнең сәбәбе – көнкүреш газ шартлау. Тикшерү органнары куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче эш башкарылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Алдан ике кеше үлгәнлеге, өч кеше зыян күргәнлеге турында хәбәр ителгән иде.
 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ижевск