Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәҗә әйбәт, әмма...

Кәҗә, сарык асрау әйбәт нәрсә билгеле. Гаилә бюджетына азмы-күпме файда китерә. Бер абзар әмәлли алсам, үзебезнең дә асрап карарга исәп юк түгел. Инде дә асрый калсам, хәзерге кайбер хуҗалар шикелле караучысыз урамда йөртмәс идем, һәрхәлдә.

Урам ягындагы буш җиргә чәчкән чәчәкләрне, утырткан сирень куакларын берәм-берәм кырып торалар, мур кыргырлары. Кәҗә дигәне койма аша эчке яктагы чия, алмагачларга да үрелә бит. Койма да тәбәнәк түгел инде югыйсә, ничек буе җитә диген. Җәйнең беренче айларында салкын чишмә елгасында бәйдә торган кәҗә-сарыкларны, көзгә таба ни сәбәпледер арканламый башладылар. Елгадан Казан юлы өстендәге урамнарга хуҗа алар хәзер. Нинди яшеллек бар, рәттән кырып баралар. Хуҗалары, аларны җыеп алып, шәһәр җирле үзидарәсенең штраф сала башлаганын көтәләр ахры. Нигә инде шулай ачуланышып, тәмсезләнеп йөрергә. Урамнарыбызны матурлау өчен кемнәрдер утырткан чәчәк, куакларга рәхимле булыйк, аларны кәҗә-сарыкларга ашатмыйк инде. Бер явызы, кәҗәдер инде, шактый бәягә сатып алып кайтып утырткан зәңгәр чыршының да башын өзеп киткән. Әйдәгез, кеше булыйк, хуҗа булыйк! Йөртмик кәҗә-сарыкны теләсә-ничек. Ниндидер чара күргәнне көтеп.
Әнә Балтачның коммуналь хуҗалыгы ягындагы урамнарның берсендә яшәүче Нурзалия апаны да шул кәҗә мөртәтләр аяк итен ашатып редакциягә кадәр килергә мәҗбүр иткән.
- Урам якка 17 төп агач утыртып, сулар сибеп үстерә генә башлаган идем. 14енең башына җитте кәҗәләр. Кара чыршыга тимиләр икән, шуңа гына шундый өчесе исән калды. Их... - дип еламый гына. Нишлик соң, жәлке билгеле. Кәҗәдән куркып һәр нәрсәне дә киртәләп алып та булмый. Кәҗә, сарык асраучы кайбер ваемсыз хуҗалар исләренә килеп, әзрәк башкалар турында да уйласыннар, авыл кагыйдәсе нормаларыннан читкә чыкмасыннар иде, ди ул да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250