Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабак согы ясыйбызмы?

Күп хуҗабикәләр кабакны үстергәч, нишләтергә белми аптырап бетәләр. Бер дә аптырарлык түгел, кабак согы телеңне йота торган була.

Сок ясар өчен 2 кг чистартылган кабак, 200 гр шикәр комы, ике зур әфлисун согы, 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк булачак.

Иң элек кабакны чистартырга, турап, сулы кәстрүлгә салырга һәм кабак пешеп чыкканчы акрын утта пешерергә. Пешкән кабакны блендер белән изеп, сетка аша чыгарасы. Әзер массага әфлисун согы, шикәр, лимон кислотасы өстәп, утка куярга. 10 минут кайнатканнан соң, банкаларга тутырасы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт