Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабакны корткычлар ярата...

Мул уңыш алу өчен вакытында чара күрергә кирәк.

Бакчачылар кабак белән ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәләр балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Тик вакытында мул уңыш бирсен өчен аларны зарарлы корткычлардан ничек сакларга? Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы бүлегенең агрономы Гөлия Дәүләтколова бу уңайдан киңәшләр бирә.

— Кабакка зыян китерүче төп һәм еш очраучы корткыч — җитен бете (хлопковая тля). Тиз тарала, үсентенең суты белән туклана. Әгәр кабак һәм ташкабакларның яфраклары тишекләнә башласа, шунда ук тиешле чаралар күрергә кирәк. Беренчедән, түтәлләрдә чүп булмаска тиеш. Чүп үләннәре - бу бөҗәкләр өчен өстәмә туклану чыганагы. Моннан тыш, уталмаган чүп үләнендә бу бөҗәкләр кыш чыга. Пәрәвез талпаны (паутинный клещ) да былтыргы чүп үләнендә кышлый, шунда үрчи. Иртә яздан яфракларның аскы ягында йомырка сала башлыйлар. Һава температурасы 25 градуска күтәрелсә, тиз үрчи башлыйлар. Шулай ук үсемлекнең суты белән тукланалар. Яфракның кимерелгән урынында ак таплар күрергә була. Корткычлар күбәйсә, үсемлекнең яфраклары корый башлый. Яфракта үрмәкүч пәрәвәзе барлыкка килә. Бу очракта нинди чаралар күрергә? Тәү чиратта, түтәлне утарга, җирне йомшартырга. Түтәл арасына бераз көл сибәргә. Бу чаралар ярдәм итмәсә, корткычларга каршы дару кулланырга туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.
 

Лилия НУРЕТДИНОВА.

Фото: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга