Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабан күле буе Ага Хан премиясендә җиңүгә дәгъва кыла алачак

2017 елдан соңрак файдалануга тапшырылуга бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Кабан күле буе проекты жюри тарафыннан исәпкә алынмаган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Кабан күле буен төзекләндерү проектының киләсе циклларда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясендә җиңүгә дәгъва кылу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Премия директоры Фәррух Дерахшани «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Кабан күле буен төзекләндерү проекты бик тә кызыклы. Анда суны чистарту, яр буенда үсемлекләр, чәчәкләр утырту эше башланды. Бу бик тә мөһим момент, табигать әлеге урында чыннан да яңарыш кичерә башлады дигән сүз», - дип искәртте ул.

2019 елда 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылган һәм җәмәгать куллануында бер елдан да ким булмаган проектлар Ага Хан премиясен дәгъвалау бәйгесендә катнашу өчен сайлап алынды. Әлеге критерий буенча Кабан күле буен төзекләндерү проектын конкурста катнаштырмадылар.

Шунысын да искәртик: Татарстан Республикасы Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы премия лауреатларыннан (алар барлыгы - 6) берсе булды.

Архитектура өлкәсендәге премия Ага Хан тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган. Ул архитектура өлкәсендәге зур казанышлар өчен тапшырыла.

 

Фото: Рамиль Гали/архив, Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан