Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабат гастрольләрдә (+фото)

Менә Васильево шифаханәсеннән кайтып төштем әле. ”Хезмәт” газетасы сайтын укучылар анда ял итүем турында үзем шунда вакытта ук беләләр иде инде. Шифаханәдән хатыныма дистанционно чәчәк җибәрүем турында Зөлфия Шакирова язган иде, рәхмәт аңа.

Сүземнең дәвамы башка темага. Узган ел районыбыз газетасында “Гастрольләрдә” дигән язмам чыккан иде. Анда шифаханәләргә баргач ял итүчеләр көче белән куелган концертларда кызык-мәзәкләр белән чыгыш ясавым турында язган идем.

Менә быел да Васильевода шундый концерт оештырдылар. Әзерләнеп барган идем, барган көнне үк язылып куйдым, бик теләп катнаштырдылар. Җырлаучыларга, биючеләргә чыгышлары беткәч бер генә тапкыр кул чабалар, ә юморда һәр мәзәгеңә кул чабалар. Концерт тәмамлангач һәр катнашучыга я сувенир, я рәхмәт хаты тапшыралар. Анысы да истәлек булып тора бит аның.

Мондый чыгышларны район сәхнәсендә дә башкарасы килеп берничә тапкыр Мәдәният үзәгендәгеләргә мөрәҗәгатъ итеп караган идем, лаек түгел дип таптылар ахырысы, чакыручы булмады. Аптырамыйм – заманасы шундый бит, һәркем үзенекен чыгарырга тырыша. Шунысы да бар: китереп биргән әйбернең бәясе булмый, эзләп алган гына кыйммәт тора.

                  

Вагиз Таҗиев,

Балтач.

Фотолар автордан бүләк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вагиз Таҗиев