Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабергә төшергәндә мәет “терелгән”

Мәетне кабергә төшерер алдыннан, туганнары аның гәүдәсе селкенүен сизеп калган. Ирне тиз арада икенче дәваханәгә илткәннәр, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар.

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында урнашкан Лакхнау шәһәрендә җирләү вакытында мәрхүм ир мәете кинәт кенә хәрәкәтләнә башлаган. NDTV  мәгълүмат порталында хәбәр итүләренчә, дәваханәдә аны үлгән дип тапканнар.

20 яшьлек Мөхәммәд Фуркананы 21 июнь көнне юл һәлакәтеннән соң шәхси клиникага алып килгәннәр. 24 июнь көнне табиблар аны үле дип таныган һәм туганнарына мәетен тапшырган. Ачы кайгыга баткан гаилә җирләү эшләренә әзерләнә башлаган.

Мәетне кабергә төшерер алдыннан, Фуркананың туганнары аның гәүдәсе селкенүен сизеп калган. Ирне тиз арада икенче дәваханәгә илткәннәр, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Табиблар сүзләре буенча, ул авыр хәлдә, әмма аның баш мие исән. “Аның пульсы, артериаль басымы бар, рефлекслары эшли”, - дип билгеләгән табиб.

Фуркананың абыйсы Мөхәммәд Ирфан энесен дәвалауга шәхси клиникага 700 рупий түләвен сөйләгән. “Әмма акча беткәч, табиблар аның үлүен хәбәр итте”, - ди ул.

Шәһәрнең баш табибы Нарендра Агарвал бу хәлне җентекле тикшерәчәкләрен вәгъдә итте, дип яза Өмет.

 


Чыганак: Lenta.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе