Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Качману» суыклары кайчан башланыр...

Христиан динен тотучыларның Качману (Крещение) бәйрәме, гадәттә, зәмһәрир суыкларга туры килә иде.

Бәйрәм якынлашып килсә дә нигәдер суыклар башланмый әле. Көндезләрен юлларда кар боламыгы барлыкка килә, хәтта карлар эреп күлләвекләр хасил була. Һава торышы тотрыклы түгел, гел үзгәреп тора.
Менә бүген, мәсәлән, көндез һава температурасы 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык.
Иртәгә - 18нче гыйнварда исә, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр төшә. Иртән һәм көндез кар, буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез чагыштырмача җылырак: -1дән, -6 градуска кадәр. Аяк асты тайгак.
Ә инде19нчы гыйнвар төнендә безне болытлы һава торышы көтә. Шул сәбәпле юеш кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. Төнлә 1дән 8 градуска кадәр салкын, көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, дип белдерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/denis_dk/post64145593/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250