Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Кадер киче мең айдан да хәерлерәк»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә әйткән: «Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере».

Ягъни, беренче 10 көндә ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсә, икенче ункөнлектә гөнаһлары гафу кылыныр. Шушы көннәрдә тәүбәдә булу бигрәк тә лазем. Соңгы ун көнендә ураза тоту тәмуг утыннан котылуга сәбәпче булыр. Бу вакыт уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, пакь җанлы бала кебек булыр.

Рамазан аеның ахыргы ун көнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны «Ләйләтүл кадер», ягъни «Кадер кичәсе» дип билгеләп үтә. Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк», – ди, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. Рамазан аенда шундый бер кичә бар, ул – Кадер кичәсе. Җомга көндә бер сәгатьтә теләгән теләк кабул булмый калмас, ди, әмма кешеләр аның кайсы сәгать икәнен белмәсләр, ди. Биш вакыт намазның берсе урта намаз, аны кешеләр кайсы икәнен белмәсләр, шушы урта намазны үтәгән кешенең биш вакыт намазы кабул булмый калмый. Һәм утыз көн Рамазан аеның бер көне – Кадер кичәсе. Кадер киче көнне ураза тоткан кешенең уразасы кабул булмый калмас, ди. Рамазан аеның утыз көнендә дә ураза тотсак, әлбәттә, Кадер кичәсе көнне ураза тоткан булабыз. Бу уразабызның кабуллыгына, бер еллык ураза фарызыбызның җилкәдән төшүенә Аллаһның бер рәхмәте, Аллаһның бер хәбәре булып тора.

«Кадер» сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә, Аллаһ әмере буенча, җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр.

ТР Диния нәзарәте сайтыннан

Кадер кичәсе шартлы рәвештә Рамазанның 27нче көнендә билгеләп үтелә. Кадер кичәсендә укыла торган нәфел намазын күпме укысагыз да була, ул – ирекле гыйбадәт. Нәфел намазлардан соң 70 мәртәбә «әстәгъфируллаааһ» дип әйтеп куйсак, монда безнең өчен бик күп савап бар. Бәндә гөнаһлардан йә хатадан хали түгел. Һәркайсыбызның кылган гөнаһлары бар. Бәлки Аллаһның шундый рәхмәтле мизгеле булып, безнең гөнаһларыбызны гафу итәр, тәүбәләребезне кабул кылыр. Аллаһ юлына, һидәяткә шушыннан безгә юл ачар. Шушыны өмет итеп, «әстәгъфируллаааһ» дип әйтеп йөрсәк тә, Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылу йөзеннән «әлһәмдүлилләәәһ» дип әйтеп йөрсәк тә безгә савап булыр.

Кадер кичәсендә ничек итеп дога кылу әйбәт була, дип сорагач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) менә бу доганы да әйтеп калдырган: «Әллааһүммә иннәкә гәфүү үүн түхиббуль-гәфүә фәгфү гәнни». «Әй, Аллаһ! Син – гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка». Моны өйрәнеп дога кылсак, әлбәттә, савап булыр. Ул – Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә радыяллаһу ганһәгә өйрәтеп калдырган догасы. Аның татарчасы: «Йә, Раббым, ярлыка мине, әлбәттә, Син зур ярлыкаучыдыр». Шуңа тагын: «Йә, Раббым, барлык гөнаһларымны ярлыка, гөнаһларыбызны ярлыка», дип йөрсәк тә әйбәт. «Фәгфүгәннә», дисәк – «безне ярлыка» була, «фәгфүгәнни» дисәк, «мине ярлыка» була. Шулай итеп, безне ярлыка, балаларымны ярлыка, дип әйтсәк, әлбәттә, саваплырак булабыз.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев