Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кадерле кунакларыбыз янәшәсенә Әлфия дә өстәлде

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең газета-журналларына язылучылар арасында иң зур бүләк – телевизор уйнатыла. Аннан кала фотоаппарат һәм башкасы... Шул ук вакытта иң күп матбугатка язылучылар да читтә калмый.

Аларга да бүләкләрнең яхшысы каралган. Бу юлы да шулай булды, иң күп басма матбугат алдыручы өч райондашыбызны “Татмедиа” янә бүләкләп узды.

Зур, җылы ике юрганга да Сосна авылыннан Мәүлия Зәйнуллина белән Әлфия Галимова лаек дип табылды. Түнтәрдән Чулпан Кәримовага декоратив мендәр тапшырылды.

Мәүлия апа лаеклы ялга чыкканчы почта хезмәткәре булып эшләде, ул хезмәт күрсәткәндә Сосна авылы халкы районда иң күп “Хезмәт” газетасын укучылардан иде. Шуңа да Мәүлия апа бик кадерле кунагыбыз ул безнең.

Чулпан да инде менә берничә мәртәбә “Татмедиа” бүләгенә лаек булучы. Юрганны узган ел аңа биргәннәр иде.

Хәзер менә мөхтәрәм укучыларыбыз янәшәсенә Әлфия дә кушылды. Әлфия Сосна балалар бакчасында эшли, ире Иңгел белән ике бала үстерәләр. Смәелнең гаҗәеп уңган, сөйкемле кызы булып, Сосна килененә әверелгән Әлфиянең безнең укучыларыбыз сафына кушылуына чиксез куанабыз.

Аерылмыйк, бергә булыйк, дуслар, быел без дә телевизор уйнатабыз, “Хезмәт”кә язылуга ук квитанцияләрнең копиясен редакциябезнең хатлар бүлегенә китерергә онытмагыз!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка