Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Каенкай"ның балалары булачак чемпионнар (+фото)

Бу атнада балалар бакчалары 8 март бәйрәмнәреннән гөрләп торды. "Каенкай" балалар бакчасы да гүзәл затларга багышланган күркәм чараларны үткәреп, күпме әнигә, әбигә һәм әлбәттә, балаларга сөенеч бүләк итте.

Уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балаларыбыз әле генә әтиләренә үзенчәлекле бәйрәм чарасы күрсәтсә, инде менә әниләрнең дә чираты килеп җитте. Кыз һәм улларыбызның чын күңелдән сөйләнгән шигырьләре, матур җырлары, дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. Күзләребездән яшьләр китмәде, ә ахырдан, әнием, бәйрәм белән, мин сине яратам дип сабыйларыбызның килеп кочаклап, бүләк тапшырулары дөньядагы барлык байлыкларны да алыштырыр иде, мөгаен.

Елның-елында, бәйрәмнән-бәйрәмгә күңел ашкынып бара бакчага, биредәге җылы мөнәсәбәт, балалар белән бик көчле эшләү һәм шуны әти-әниләргә күрсәтү олуг мактауга һәм зур хөрмәткә лаек. Бу юлы олимпиада да, йөрәкләр тапшыру да, диңгездә йөзү дә булды һәм җанга үтеп керердәй һәрбер музыкаль номер икенче бәйрәмгә кадәр йөрәкләребездә сакланачак. Рәхмәт сезгә, кадерле тәрбиячеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев