Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каенлык шугалагында Гыйбадуллиннар гаиләсе җитезлекләрен раслады (фото)

Каенлык урамында урнашкан шугалакта Яңа ел каникулларында күңелле чаралар үтте.

Каникулның һәрбер көнен истәлекле итеп үткәреп калырга тырышкан егетләр һәм кызлар өчен тимер аякта шуып, төрле чараларда катнашу үзе үк зур бәйрәм. Шуңа күрә "Факел" клубы үткәргән күңелле уеннарда балалар бик теләп катнашты. Гаиләләре белән шугалакка килүчеләр өчен дә төрле эстафеталар үкәрелде. Уеннарга нәтиҗә ясалганнан соң, Гыйбадуллиннар гаиләсе иң җитезе булып танылды. Җиңүләре уңаеннан алар кыйммәтле бүләк һәм грамота белән бүләкләнде. Шунысы сөенечле, балалар гына түгел, зурларның да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылуы көннән-көн активлаша бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250