Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каенлык урамындагы катокның янәдән сафка басуын телибез

Балтачта район буенча да, бистәдә дә спортка битараф булмаган халык яши, дип беләм. Балалар һәм яшьләр өчен нинди зур спорткомплекс сафка басты, яңа спорт һәм уен мәйданчыклары кайтартыла, булганнары төзекләндерелә.

Ә менә бистәнең Каенлык урамында элек каток бар иде. Кыш көннәрендә балалар хоккей уйный, тимераякта шуа, җәйләрен туп тибә иде. Аны шушы тирәдәге ир-егетләр карап, бозын катырып тәртипләп тордылар. Ә хәзер ул сүтелеп, ташландык хәлгә килде. Шуны яңадан тәртипләп, балаларга уйнар хәлгә китерсеннәр иде. Алайса балаларыбыз һәм оныкларыбызга безнең тирәдә тимераякта шуар өчен башка мөмкинлек юк, кышка да озак калмый.
Нәзирә Гомәрова,
Балтач бистәсе.
Фото: http://www.zelenograd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250