Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каенлыкка кадәр генә... яки тормыш үзе бер мәзәк

Тукталышта төшке ашка кайтырга дип торам. Бер машина килеп туктады. Машина эчендә өч кеше бар.

Итәгатьлек саклап:
- Мин Балтачка гына идем, абый, - дим.
- Ярар, утыр, әйдә. Балтачлылар шулай ике адым өчен дә машина көтә инде алар, - диде көлеп.
- Кайлардан кайтып киләсез болай, - дип кызыксынды абзый калган пассажирлардан.
- Базарга килгән идек, - диделәр апалар көлешеп.
Сөйләшүләреннән аларның үзара таныш булуларын аңладым.
Абзый  миңа борылып:
- Сиңа, сеңлем, кая кадәр? - ди.
- Каенлыкка кадәр генә, - дим горур кыяфәттә.

Абзый кеше мыек астыннан гына көлеп: "Шулай бервакыт хастаханәгә килгән идем. Бер кыз йөгереп килде дә "Абый, мине каенлыкка кадәр генә алыгыз әле", ди. Минәйтәм, сеңлем кар яуды шул, каенлыкка барып булмас. Баксаң, Балтачның шундый исемдәге урамы бар икән. Кызның Каенлык тукталышына дип әйтүе булган", ди.

Мин исә каенлыкка җиткәч, рәхмәт әйтеп машинадан төшеп калдым. Каенлык урамы тукталышында диюем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев