Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын башлангач, Тәскирә ханым аздан гына өеннән чыгып өлгерә

9нчы август көнне иртәнге 6 сәгать 10 минутта район янгын частена Каенсардан өй януы турында хәбәр алына. 10 минуттан Тукай исемендәге хуҗалыкның янгын машинасы урынга килеп җитеп утны сүндерә башлый.

Бер-бер артлы аңа «Уңыш», «Дуслык» хуҗалыклары, Чепьядагы янгын бүлегеннән килүчеләр кушыла. Ут ярты сәгать дигәндә бастырыла. Балтач янгын бүлегеннән дә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ярдәме белән тулысынча бетерелә.
Янган мәйдан 234 кадрат метр тәшкил итә. Бер түбә астында булган өй, мунча, сарай, гараж зыян күрә. Үлүчеләр юк. Күршесенең уяулыгы нәтиҗәсендә, йоклап яткан 1932нче елгы Тәскирә ханым уятып өеннән чыгарыла. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Таһир ГАБДУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250