Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каеш эләктермәү 2 яшьлек баланы дөм ятим иткән

Әгерже районында булган юл хәлакәте аеруча кызганыч нәтиҗә белән тәмамлана.

38 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Лада-Гранта» җиӊел машинасы югары тизлектә барганда күтәртелгән юлдан аска төшеп китә һәм каплана. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән хатын һәм аныӊ янында утырган 37 яшьлек тормыш иптәше һәлак булалар. Артта балаларны йөртү өчен куелган махсус эләктергеч креслода утырган 2 яшьлек балалары тән җәрәхәтләре алса да, исән кала.

Үле әнисе һәм әтисе янында утырып калган бала нинди хисләр кичергәндер, әйтүе кыен. Әмма ничек кенә булмасын, аныӊ рухи сәламәтлегенә төзәлә алмаслык зыян килүе ачык.

Фото: http://adt.by/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250