Каңгылдаша казлар...
Элек авылда каз асрамаган кеше сирәк була иде. Без дә шактый еллар каз асрадык. Каз асраганда төрле мәзәк хәлләр дә булды.
Әкрен – әкрен атлап туган якка кыш килә. Караңгы – яңгырлы көзләрдән соң күңел аклык-сафлыкка сөенә. Ак карлар белән куышып уйныйсы, үсмерчак елларына кайтасы килә...
Элек авылда каз асрамаган кеше сирәк була иде. Без дә шактый еллар каз асрадык. Каз асраганда төрле мәзәк хәлләр дә булды.
Башка чыгып тора башлагач тыныч урын дип, зал түрендәге өстәл астына казны утырттык. Көндез балалар бакчада, без эштә. Каз көне буе ялгыз. Берсендә кайтып керсәм, казның “тәмле исләре” верандага ук чыккан, ишек төбеннән түргәчә “яшел күчтәнәчләр”. Каз зур көзге алдына менеп баскан да үз чагылышы белән “ка-ка-ка” дип, рәхәтләнеп “серләшә”. Кайчакта иртәнге өчтә-дүрттә тышка чыгарырга куша. Тәмле йокыңнан уянмасаң бөтен гаиләне аякка бастыра.
Мәшакате күп булса да татарлар каз асраган. Килен килгән елны бәбкәләр күп чыкса, яшь гаиләгә муллык юраганнар, бөтенләй бәпкә чыгармаса ярлылыкка,-дигәннәр.
Җиргә шыгырдавык кар ятып, чын салкыннар килгәч, авылда кз өмәләре башлана. Хуҗалар алдан оста куллы, чиста-пөхтә, җитез авылдашларын көнен әйтеп өмәгә чакыра. Чөнки бу чорда каз йолкучыларның “дәрәҗә күтәрелә”. Һәркемнең олы сугымга кадәр казларын суеп урнаштырасы килә. Казны чын салкыннар башлангач суюның хикмәте бар. Салкында казның мамык-йоннары, мае калыная, ите ныгып, чын-чынлап тәм керә, каз кышка әзерләнә. Аннан казның мамык-йоннарын йолкыгач май аласы урынын кисеп, кар тутыралар, казларны карлы ләгәндә суыталар. Ул заманда аларны бозмыйча саклыйсы да бар бит әле!
Бу затлы кошларны иң күбе татарлар асраган. Халыкта: “10 каз бер атка тора” – дигән гыйбарә булган. Ите тансык ризык-деликатес саналган. Хшрам йоныннан кала(култык астындагы берничә каурый) аның бер әгъзасы да ташланмаган.
Каз суюга кичтән үк әзерлек башлана. Хатын –кыз өмәчеләрне сыйларга аш-су, каз дирбияләрен салырга савыт-саба әзерли, ир-ат пычакларны кайрый, аягын, аннан муенын бәйләү өчен бөтерелгән бау-тияк әзерли.
Чистарту эшләре мунчасы булганнар мунчада, булмаса өйдә башкарыла. Идәннәр чиста итеп юыла йон-мамык төшерергә зур савытлар куела. Кошларны кичтән коендырып, күп итеп салам түшәлгән лапаска ябалар.
Дәвамы бар.
Әминә Мөхәммәтҗанова
Балтач районы Шубан җирле
үзидарәсенең “Ак калфак” һәм
ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев