Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каңгылдаша казлар...(ахыры)

Әйткәнемчә, казның бер генә әйберсе дә әрәм булмый. Элек каз каурысы каләм итеп тә кулланганнар.

Бәйрәмнәрдә баш-аяк бәлеше пешерелә, аны пешерүдә һәр хуҗабикәнең үз тәҗрибәсе. Кемдер бәрәңге белән, кемдер ярма белән пешерә. Дөгенең тансык чаклары, кем бодай, кем борай ярмасы куллана. Каз итен вак-вак итеп турап бәрәңге шулпасы, чумар ашы, өчпочмак, вак бәлеш һ.башка ризыклар әзерләнә.

Әйткәнемчә, казның бер генә әйберсе дә әрәм булмый. Элек каз каурысы каләм итеп тә кулланганнар. Канаты умартачылар, уңган хуҗабикәләр, машина хуҗалары өчен йомшак чистарткыч. Каз каурыен сыдырып мендәргә салганнар, сыдырмый калган очтагы каурыйдан май канаты үргәннәр.

Каз мае шифасы турында киңрәк язасым килә. Анда холестирин юк дәрәҗәдә. Майны ваклап турап янында торып кына эретәсең чеметеп кенә тоз саласың, үтә күренмәле сары төскә кергәч сөзәсең. Аның сызыгы да бик тәмле! Сызык туң майныкы төсле катмый. Хәзер төрле химикатлар ашап, балаларның кечкенәдән сәламәтлеге какшый. Сызыкны бәрәңге, токмач, боткаларга салырга мөмкин, ипи белән үзен генә ашап та була.

Элек хатын-кыз коры тиреле биткә каз мае сөрткән (тире җыерчыкланмый), чәчне кавыктан коткарган. Өшегән урыннарга да шул май сөртелгән. Камырга салсаң камыр йомшак була.

Татарлар аның дәвалау үзлекләрен яхшы белгән, йөткереп интеккән баланың арка-күкрәген каз мае белән уганнар. Үпкә ялкынсынганда эчергәннәр дә.

Үзем көчле йөткереп, үпкә ялкынсынуы белән егылгач үпкәнең үлгән күзәнәкләрен яңарту өчен үзем кулланган дәваны тәкъдим итәм.

1 стакан вакланган алоэ гөле, 1 стакан бал, 1 стакан эретелгән каз мае, гөнаһыннан курыкмагыз 1 стакан спирт (анысын төшереп калдырсаң да ярый). Һәммәсен балчык чүлмәккә салып, өстен әче камыр белән яхшылап сылап (күтәрелеп һава керерлек булмасын) сүрән генә янган духовкага сәгать ярым, ике сәгатькә куясың һәм ач карынга көнгә 3 тапкыр чәй дисерт калагы белән эчәсең. Әбиләр аны ипи камырын алып калып, ипине пешереп алганпичкә куеп ясаганнар, чүлмәк авызын ипи камыры белән сылаганнар. Короновирустан зарарланган үпкәләргә менә дигән дәва. (Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!)

Хәзер халык күпләп дәүләт казы үстерә, вак шакмаклы, йомры йорт казлары бетте. Дәүләт казының билгеле бер җитлегү чоры бар. Өмәләр онытылып бара. Авылларда каз өмәләрен кайтарасы, бу күркәм бәйрәмне балаларга, оныкларга мирас итеп калдырасы иде. Мәдәният хезмәткәрләре сценарий төзеп, бөтен авылга бәйрәм оештыра алырлар иде. Бу телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга бер ярдәм булыр, башка милләтләрдә дә гореф-гадәтләребезгә ихтирам уятыр иде.

Каз өмәләрен үткәрүне традициягә кертеп онытылган йоланы торгызырга кирәк. Чөнки ул халкыбызның уңган–булганлыгын дәлилләүче хезмәт бәйрәме.

Язманың алдагы өлешләре: Каңгылдаша казлар...

Каңгылдаша казлар... (дәвамы)

 

 

 

 

Әминә Мөхәммәтҗанова
                                                                   Балтач районы Шубан җирле
                                                                 үзидарәсенең “Ак калфак” һәм
                                                                      ветераннар советы рәисе.

Фото: Шат Көшкәтбаш төркеменнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз өмәләре Авыл тормышы