Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каңгылдаша казлар...(дәвамы)

Ул кичтә йорттагы хатын-кыз йокламый. Пешеренә, кирәк-яракны әзерли.

Кояш чыгар-чыкмаста өмәчеләр җыела башлый. Сую өчен “җиңел куллы” ир-ат чакыралар.

Менә казларны бер-бер артлы ак карга алып чыгалар, суйганда каны еракка сиптерсә, киләсе елга бәпкәләр күп булуга юрыйлар. Озаклап тондыргач, хшрам йонын йолкып йортка(мунчага) кертәләр.

Шау-гөр килеп, уен-көлке сөйләшеп казларны йолкый башлыйлар. (Без яшь чакта йон аерым мамык аерым  төшерелә иде. Йоны түшәк-ястыкка, мамыгы мендәргә).

Йон-мамык төшерелгәч кошлар карлы ләгәндә суытыла, йон-мамык махсус сүрүләргә тутырыла. (Бу эшне ирле хатын-кызлар башкара) яшь кызларны тышка кагынырга чыгаралар. Нинди ир-ат очрый (карт, яшь, ипле, дуамал) шундый кешегә кияүгә чыгасың, имеш.

Аннан кайнарлау, чистарту, һәр әгъзасын аерым-аерым эшкәртү. Эчәкләрен орчык белән әйләндереп кат-кат юалар. Ул ап-ак була.

Эшкәртеп бетергәч 2шәр каз элеп җырлый-җырлый чишмәгә чайкарга төшәләр. Кызлар янына егетләр килә. Чишмә буе элекэлектән гашыйкларның очрашу-серләшү урыны булган. Каз чайкаганда бервакыт кыз белән егетнең итекләре бозга ябышып калган иде. Мәрьям тәтәләрдән тиз генә комган белән җылы су алып төшеп, куптарып алдык.

Табансыз итек белән кайтып китүчеләр, кисәк атлап егылучылар да булгалады. Кызык итеп сөйләргә бер вакыйга була иде андый хәлләр. Менә тезелешеп су буеннан кайталар. Гаҗәп күренеш. Хуҗалар аларны мул табын янына чакыра.

Каз ашы икенче көнне, я шул көнне кич уза. Безнең Түнтәрдә бәбкәләр бала-чага күк ишле булсын, дип балалар ашы үткәрү гадәте бар иде. Онытылмаслык хатирәләр!

Искиткеч күңелле вакыйга була иде ул. Эскәмия җәймәсе астына киптереп кабартылган бүксә куела. Абайламыйча утыруың була, ул шартлый, и көлешә бала-чага, хуҗаларга да күңелле була. Сабакташым Тәскирәләрдә каз мае салып пешергән кабаклы борай бәлеше белән сыйлаганнары хәтердә. Андый тәмле бәлешне башка бер җирдә ашарга туры килмәде!

Иң элек казларны читтә яшәүче туганнарына посылка итеп салалар. Калганын ике тәпиләреннән бау белән асып мәче-күсе тимәстәй җиргә асалар. Берничәсен каклыйлар. Ул озак һәм мәшәкатьле хезмәт эч-тышына мул  итеп тоз ышкып чүпрәк, я пергамент кәгазьгә  төреп чоланга эләсең. Язгы кояш кыздыра башлагач ышык урында киптереп, майлары эреп акканчы тотасың. Сабан туена телеңне йотарлык затлы ризык өлгерә. Берничә казны тозлап, ваклап банкаларга тутыралар. Суеп, суынгач та тутырсаң, ул бар тәмен саклап, җәйгә тансык ризык була. Банка төбенә берничә тырнак сарымсак та салсаң, хуш исләр килеп тора.

Ахыры бар.

Язманың башы: Каңгылдаша казлар...

 

Әминә Мөхәммәтҗанова
                                                                   Балтач районы Шубан җирле
                                                                 үзидарәсенең “Ак калфак” һәм
                                                                      ветераннар советы рәисе.

Фото: #ШатКөшкәтбаш төркеменнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз өмәләре Авыл тормышы