Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайнана самовары

Рамилә вафат булган кайнанасының елын уздырырга ныклап әзерләнде. Агач өйнең бүрәнәләрен тырышып, мунчала белән ышкып юып чыгарды.

Рамилә вафат булган кайнанасының елын уздырырга ныклап әзерләнде. Агач өйнең бүрәнәләрен тырышып, мунчала белән ышкып юып чыгарды. Тәрәзәләргә юып үтүкләнгән чигүле пәрдәләрне элде. Нәгыймә карчык 87 яшендә бик каты авырып, якты дөнья белән хушлашкач, өй түрендә торучы җиз самовары веранда өстәленә күчкән иде. Шунда бер ел буе кирәкмичә басып торды. Озак вакыт кагылмый торгач, капкачлары каралып, тузан җыеп та өлгергән икән. Ә бит бу самовар Нәгыймә карчык өчен бик кыйммәтле хәзинә иде: карчык исән вакытында да бары тик самовар чәен генә эчте. Газ кереп, халык арасында электр чәйнекләре таралгач та, самоварына тугрылык саклады ул:

«Чәйнектә кайнаган суның тәме юк, үзегез эчегез, миңа бирмәгез», — дип киреләнә иде. Нәгыймә карчык чәйнең дә карасын, эре яфраклысын гына сайлап ала иде. Сары тышлы, фил төшерелгән капта сатылган һинд чәен бик яратып эчә иде карчык. Чәй эчәр өчен кара җимеш, эре өрекләрне юып, киптереп махсус савытларга тутырып куя. Җәй көне бакча артындагы инеш буенда үскән бөтнекләрне җыеп киптерә. Кара һинд чәенә киптерелеп уган яфракларны кушкач, хуш ис тирә-якка тарала иде. 

Бу җиз самоварны 30 нчы елларда Нәгыймәнең атасы Гатаулла хәзрәт Чистай базарыннан сатып алып кайткан булган. Гаиләләре ишле: өч малай, ике кыз. Җәй көннәрендә ишегалдындагы яшел чирәмгә киндердән тукып эшләнгән шакмаклы ашъяулыкны җәеп салып, барысы бергә җыелып чәй эчә торган булганнар. Күмер урынына авыл башындагы урманнан җыелган нарат күркәсен кулланганнар. Хәзинәдә булган ризыкларны чыгарып, чәй табыны янына җыелгач, тормыш хәлләрен сөйләшеп, гәпләшә-гәпләшә чәй эчүләрен Нәгыймә карчык еш искә ала иде. Рамиләнең күз алдына кайнанасы килеп басты. Ак яулыгын башына чөеп бәйләгән, муенында сары гәрәбә муенса.

«Дөньялар катлаулы, авыр вакытларда да шөкер итеп яшәдек, — дигән сүзләре кабаттан хәтердә яңарды киленнең. — Хәзер халык бай яши, эшләгәнгә акчасын ала, кирпеч өйләр, йорт саен машина. Өстәл тулы ризык, бакча тулы яшелчә. Ләкин халык Аллаһка шөкер итә белми, гел зарлануда. Булганына шөкер итеп яшәгез, зарланмагыз. Аллаһ шөкер иткәнгә ризыгын да киңәйтер, зарланганның зарын арттырыр»...

Кара инде, авылдан чыкмаган карчык нинди акыллы булган, нинди хикмәтле сүзләр сөйләгән! Кайнанасы турында якты уйларга бирелеп, Рамилә җиз самоварын бик әйбәтләп юып, ялтыратып куйды. Коръән ашына самовардан чәй әзерләргә булды ул. Кайнанасы яратканча, һинд чәенә бөтнек яфраклары кушып чәй пешерергә ният итте. 

Коръән мәҗлесенә кунаклар байтак кайтты. Нәгыймә карчыкның шәһәрдә яшәгән ике кызы Сәгыйдә белән Фатыйма, күчтәнәчләр төяп, гаиләләре белән кайтып төштеләр. Коръән укырга Нәгыймә карчыкның кордашы Миңнур әбине чакырдылар. Алар икесе дә олыгайган көннәрендә авылда остабикә булып йөрделәр. Мәет юарга да Миңнур белән Нәгыймәне чыкыралар иде. 

Нәгыймә карчыкның елын уздырасы көн чалт аяз, кояшлы иде. Күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Табынны йортның алгы бүлмәсендә әзерләделәр. Өстәлләр тезделәр, агач эскәмияләр алып керделәр. Табыны мул иде: берничә ит бәлеше, авыл тавыгыннан шулпа, төрле салатлар, пироглар, җиләк-җимеш... Иртәнге унда мәчет картлары килде, хәзрәт Коръән аяте укыды.

Ир-атлар киткәч, хатын-кызлар җыелды. Мәрхүмә рухына багышлап дога кылдылар, сәдакалар өләштеләр. Авылдашлары Нәгыймә карчыкны бик яхшы яктан гына искә алдылар. Чыннан да, бик зирәк, ярдәмчел, гадел, туры сүзле булган икән Рамиләнең кайнанасы. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. 

Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kaynana-samovary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев