Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсы юбилей ничек атала?

Ә сез быел нинди юбилейны бәйрәм итәсез?😍

1 елдан соң – чүпрәк туй.
Гаилә әле оешып кына килә, шуңа күрә аны ныгыту өчен нык тукымадан тегелгән әйберләр бүләк итәләр.

2 ел – кәгазь туй.
Акыллы кешеләрнең киңәшләре гаилә тормышын җайга салырга, саклап калырга ярдәм итәр дип, бүләккә китап сайлыйлар.

3 ел – күн туй.
Бүләкләр бәйрәмнең исеме белән бәйле булырга тиеш.

5 ел – агач туй.
Кечкенә генә юбилей! Аны дуслар белән бергә шау-шулы, күңелле итеп үткәрәләр. Мондый туйга бүләккә агачтан эшләнгән сувенирлар туры килә.

7 ел – бакыр туй.
Бакыр – төплелек, муллык билгесе.

8 ел – калай туй.
Аны ыгы-зыгыларсыз, тыныч кына уздыралар.

10 ел – аккургаш туй.
Тантаналы итеп үткәрергә, язылышканда катнашкан кунакларны да чакырырга кирәк.

15 ел – бәллүр туй. Бәйрәмгә бәллүр бүләксез килмиләр. «Хисләрегезне гел шулай саф, чиста килеш саклагыз», – дип теләк телиләр.

20 ел – фарфор туй.
Табын түрендә, һичшиксез, нәфис фарфор булырга тиеш.

25 ел – көмеш туй.

30 ел – энҗе туй.

40 ел – якут туй.

50 ел – алтын туй.

75 ел – бриллиант яки рәхмәт туе.
Ир белән хатынның озын гомер кичерүе, һичшиксез, аларның никахта бәхетле булып, бер-берләренә ярдәм тиеп яшәүләренә бәйле.

Ә сез быел нинди юбилейны бәйрәм итәсез?😍

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй