Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Камада көймәдә йөргәндә батып үлгән егетне һәм аның сөйгән кызын җирләделәр

Үсмерләр һәлак булган өчен, аларның әти-әнисенә штраф салулары ихтимал.

26 август көнне Алабугада 16 яшьлек Викторияне һәм аның сөйгән егете 17 яшьлек Кириллны җирләделәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Яшьләр 22 августта кичке уннар тирәсендә моторлы резина көймәдә Кама елгасына йөзеп кереп китә һәм батып үлә.

Аларны өч тәүлек эзлиләр. 25 августта иртән Танайка авылы янында кызның мәетен, көндез водолазлар ярдан 30-40 метр ераклыкта су төбеннән егетнең мәетен алып чыкты. Аларның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган. «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

«Челнинские известия» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр егетнең моторлы көймә белән идарә итәргә рөхсәте булуын тикшерә. Көймә Пермь краенда табыла.

ГИМС бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов сүзләренчә, мондый көймәне теркәү таләп ителми. Көймәнең критерийлары тиешле нормадан артса, аны йөртү өчен таныклык кирәк. Мәсәлән, әгәр көймә авырлыгы 200 кг дан артык, двигателе егәрлеге 10, 88 ат көченнән зуррак булса. Бу очракта көймәне теркәргә, йөртү өчен таныклык алырга кирәк.

Опека органнары балигъ булмаган балалар шундый соң вакытта өлкәннәрдән башка ялгыз йөрү очрагын тикшерә. Бу очракта әти-әниләренә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Быел Виктория мәктәпне тәмамлап, вузга керергә җыенган. Аның ике сеңлесе бар. Кирилл мотоцикллар белән мавыккан, диелә хәбәрдә.

  • Камада югалган егетне дә таптылар, көймәсе Пермь өлкәсенә кадәр йөзеп киткән булган
  • Камада көймәдә йөргәндә югалган кыз мәете табылды
  • Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган

Чыганак: Интертат ; фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән суга бату кеше үлгән кама административ җаваплылык Алабуга