Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Камчаткада югалган АН-26 самолеты хәрабәләре Палана бистәсе тирәсендә табылган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкыч һәлакәтендә исән калучылар юк.

Камчаткада югалган АН-26 пассажир самолеты хәрабәләре табылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы “Камчатка авиапредприятиесе” генераль директоры Алексей Храбров сүзләренә таянып хәбәр итә. “Әйе, самолет хәрабәләре табылды. Ни өчен һәлакәткә юлыгуын әйтә алмыйм. Иртәгә генә бу җәһәттән ниндидер мәгълүмат пәйда булырга мөмкин”, – дигән ул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, самолет хәрабәләре аэропорттан 3,8 км ераклыкта – Палана бистәсе янында табылган.

Моңа кадәр ТАСС агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдән бер чыганак очкычның хәрабәләре табылуы турында хәбәр иткән булган. “Самолет кисәкләре Палана бистәсе тирәсендә табылган. Җиргә килеп төшкәнче, таучыкка килеп бәрелгән, шул сәбәпле самолет җимерелүгә дучар булган”, – дигән агентлыкка хәбәр итүче.

Моннан тыш, аның мәгълүматларына караганда, самолетта исән калучылар юк.

Югалган Ан-26 самолеты пассажирлары исемлеге чыкты

Бүген иртән Камчаткада Ан-26 пассажир самолеты белән элемтә югалган. Ул Петропавловск-Палана рейсын башкарган була, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар Петропавловск-Камчатскидан Палан бистәсенә очкан Ан-26 төшү урынын билгеләгән.

Самолет диңгезгә төшкән, дип сөйләгән «РИА Новости»га ашыгыч хезмәт вәкиле. Бортта экипажның алты әгъзасы, 22 пассажир, шул исәптән ике бала һәм бистә башлыгы Ольга Мохирева булган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самолет егылып төшкән