Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Камил абый, Любка, Матурым

Норма авылында ялгызы гына гомер кичерүче Камил абый өлкән Әни кәҗәбикәгә Матурым, ди, я яшь кәҗәкәйгә Любка дип дәшә.

Ни өчен шулай, үзе дә белми, "ну, әйтелде инде, асрагач", ди. Ярославльдән күчеп кайтып, авылда йорт җиткезеп, тырышлык белән хезмәт итеп, тулы канлы тормыш алып барган әнисе Нурзия апаның якты истәлеге алар. Кәҗәләрне бетерергә уйламый Камил абый, сөтен савам, сатам, калса катык оетам, ди. Бәтиләрен дә сорап килүчеләр бар. Чөнки токымнары яхшы.

Камил абый ялгызлыктан курыкмый, хезмәт илә көн күрмештә. Мотоблогы белән бәрәңге бакчалары да эшкәртеп кайта. Ялгызлыктан туеп эчәм, дигән сәбәп белән йорт-җирен таркаткан сәрхүшләр өчен тере мисал, үрнәк ир ул. Шәһәрдә үссә дә, хезмәт сөючәнлеге белән нәкъ авыл кешесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250