Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кан басымын нинди ризыклар ярдәмендә төшереп була?

Белгечләр гипертоникларга кан басымын җайга салырга булышучы ризыклар исемлеген төзегән. Анда җимешләр, чикләвекләр һәм орлыклар кергән.

“Профиль” журналы язуынча, көненә 200 грамм караҗиләк ашау кан басымын берничә берәмлеккә төшерергә ярдәм итә, ә бу җиләкне көн саен ашаганда бер айдан хәлнең яхшыруын көт тә тор.

Лондонның Патшалар колледжы тикшеренүләре 30 көннән кан басымы шактый түбәнәюен раслаган. Шул ук нәтиҗәгә дарулар эчеп тә ирешеп була.

Шулай ук югары кан басымы белән көрәштә көнбагыш  ярдәм итә. Көнбагыш орлыклары майлы кислоталарга бай, башлыча линоль кислотага. Бу матдәне организм гормонсыман тоташма булдырыр өчен куллана. Ул тоташма кан тамырларын йомшарта, нәтиҗәдә  артериаль кан басымы төшә.

Исемлекне әчтерхан чикләвеге тәмамлый. Галимнәр  нык майлы ризыкларны әчтерхан чикләвеге белән алмаштырырга тәкъдим итә. Майлы ризыклардан аермалы буларак, чикләвекләрдә ул кадәр зур холестерин микъдаре юк, дип яза Өмет.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ufatime.ru
Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр