Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каникулларны кыскартырга маташалар

Ике атна буе ял иткән арада “ил берни дә җи­теш­терми, әмма бик шәп бәйрәм итә”.

Озын-озак кышкы каникул зыянлы. Россия Премьер-министры Дмит­рий Медведев әнә шулай дип белдергән. Хөкүмәт җитәкчесе сүзләрен куәтләп, киләсе елда Яңа елда өч кенә көн ял итәргә тәкъдим итүчеләр дә бар инде.

“Бездә бәйрәмнәр бик озын. Бу икътисадка зыян сала”, – дигән Дмитрий Мед­ведев массакүләм мәгъ­лүмат чаралары өл­кәсендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында. Аның әй­түен­чә, ике атна буе ял иткән арада “ил берни дә җи­теш­терми, әмма бик шәп бәйрәм итә”. Белгечләр әйтүенчә, быел кышкы каникул чорында ил икътисады 1,2 триллион сум акча югалткан. Без ял иткән һәр көнне икътисадчылар 150 миллиард сумга бәяләгән. Бигрәк тә сәнәгать өлкәсе һәм офис компанияләре зур югалтулар кичерә, ди­гәннәр. Шуңа күрә Стратегик анализ институты директоры Игорь Николаев кышкы каникулны кыскартырга тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, Яңа елда өч көн – 31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнварда ял итү дә бик җиткән. Әлеге яңалыкны ун көн буе кунактан кунакка йөреп, са­латлар ашап ял итәргә өйрәнгән россияле­ләр ничек кабул итәчәге генә билгесез.


Уйланырга җим булсын дипме, чыгымнарны да исәпләгәннәр. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләр Яңа 2019 елны каршы алуга уртача 13 мең 870 сум акча тоткан. Узган ел белән чагыштырганда, чыгымнар 325 сумга азрак. Бәйрәмдә туздырган акчаның 5 мең сумы чамасы – бүләкләргә, тагын шул ук кадәресе табын әзерләүгә киткән. Бәй­рәм арасында кунакка да күп йөргәннәр. Юл чыгымнары 4 мең сумга якын тәшкил иткән. Илдә яшәү­челәрнең өчтән беренә Яңа елда бүләккә алкоголь эчемлек һәм кәнфит бир­гәннәр. Биштән беренә – хушбуй, косметика, бизәнү әйберләре, 17 процентына сувенир бүләк иткәннәр. Респондентларның өчтән бере кышкы каникулда кунакка барган, 28 проценты табигатькә чыккан, 24 проценты чаңгыда йөргән, 29 проценты исә өйдә генә утырган.

Фото: https://pixabay.com | brusnikina9

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникул