Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каның нинди, син дә шундый

Әгәр Европада кешедән: “Сез нинди Зодиак билгесе астында тугансыз?” - дип сорасалар, Япониядә исә: “Сезнең кан төркеме нинди?” – дигән сорауны еш бирәләр.

Японнар фикеренчә, кан группасы кешенең характерын һәм шәхси үзенчәлекләрен белдерә. Япон галиме Пошитаке Номи бер миллион кеше катнашлыгында тикшерү үткәргән һәм кайбер нәтиҗәләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

I группа. Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба хәрәкәт итү өчен юнәлеш сайлый беләсез. Үз көчегезгә ышанасыз, хискә бирелүчән. Ләкин йомшак ягыгыз да бар: сез бик көнче һәм ыгы-зыгылы кеше, җитмәсә тәкәббер дә.

II группа. Сез тынычлык һәм тәртип яратасыз. Башка кешеләр белән килешеп эшлисез. Моннан тыш, сизгер, сабыр һәм рәхим-шәфкатьле. Йомшак ягыгыз – кирелек һәм дөрес ял итә белмәү.

III группа. Сез чын индивидуалист, үзегезгә ничек ошый – шулай эшлисез. Теләсә-нәрсәгә җиңел яраклаша аласыз, хәрәкәтчән, хыялый. Ләкин бәйсез булырга теләвегез кайвакыт артыкка китеп, начар сыйфатка әйләнүе бар.

IV группа. Сез тыныч һәм басынкы, гадәттә башкалар сезне ярата һәм үзләрен сезнең янда яхшы хис итә. Сез аларның күңелен ача беләсез. Бер үк вакытта башкаларга карата гадел дә. Ләкин кайвакыт сез артык кискен буласыз, моннан тыш, озак икеләнәсез һәм карарны авыр кабул итәсез, дип яза Кызыл таң.

 

Фото Интернеттан.
Автор:Лэйсэн Бадертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан төркеме