Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Капкаңа байрак элеп кенә ватанпәрвәр булып буламы?

Балтачта Шәриповлар гаиләсендә туган илне ярату, саклау хисе мәңге бетмәс.

Ничек кенә була әле?! Байрагы бер нәрсә, бәйрәм тирәсендә генә эленә анысы, ә менә капкаңны шул флагка килештереп буяу, менә монысы чын патриотлык! Балтач бистәсендә яшәүче Асия апа белән Илһам абый Шәриповлар гаиләсендә туган илне ярату, саклау хисе мәңге бетмәс. Аларны белгәннән бирле хәрби бәйрәмнәрне шулкадәр яратып көтеп алалар, илнең хәрби көчләренә хөрмәт белән карыйлар. Илһам абый запастагы очучы, яшь буынны да очкычлар серенә төшендерә, Асия апа озак еллар район хәрби комиссариатында эшләде. Аларның хәрби һава гаскәрләре флагына охшатып буялган капкалары яныннан үткәндә ирексездән патриотлык хисләре кичерәсең. Шәриповлар гаиләсен биләгән патриотлык хисләре Илһам абыйны да, Асия апаны да тигез гаиләле итте, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда, оныклар багалар, ике балага нык ярдәм итеп яшиләр. Күптән түгел генә илебездә хәрби һава гаскәрләре көне билгеләп үтелде, Шәриповлар капкасына янә флаг менеп кунаклады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватанпәрвәрлек очучы сугыш ветераннары