Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каптагы товарның санын, авырлыгын һәм күләмен гарантияләгән маркировка барлыкка киләчәк

Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов сүзләренчә, әгәр хилафлык 3 проценттан да артып китсә, моны чын мәгънәсендә мошенниклык дип атарга мөмкин.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Быел товарларда маркировканың яңа элементы барлыкка киләчәк, ул каптагы товарның күләме, авырлыгы һәм санын гарантиялиячәк. Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов «Российская газета»га биргән интервьюсында шул хакта хәбәр иткән.

«Әйтик, бер литрлы шешәдә көнбагыш мае бер литр урынына 985 миллилитр гына булса, ягъни май 1,5 процентка тутырылып җиткерелмәсә, моны очраклылык дип кенә аңлатырга мөмкин, - диде Абрамов. - Әгәр сатуга чыгарылган партиянең һәр шешәсендә шундый хәл ачыклана икән, бу инде системалы рәвештә тутырып җиткермәүне аңлата».

Аның сүзләренчә, әгәр хилафлык 3 проценттан да артып китсә, моны чын мәгънәсендә мошенниклык дип атарга мөмкин.

«Әйбернең күләме 15 килограммнан яки литрдан артса, авырлыктагы 1 процент хилафлыкны «аңларга һәм кичерергә» мөмкин әле, - ди Росстандарт җитәкчесе. - Ягъни 50 килограммлы шикәр комын аның авырлыгы 500 граммга җитмәгән очракта гына сатарга мөмкин. Росстандарт әлеге вәзгыятьне даими контрольдә тотачак».

Товарларның кабына һәм тиешле нормаларга туры килү-килмәве буенча сынау алымнарына карата метрологик таләпләр милли стандартлар (ГОСТлар) формасында март ахырына кадәр расланачак. Аларга гамәлгә кергәч, товарны Милли сертификация системасында сертификатлаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: товар