Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган

Татарстан башкаласында туфракның тирән катламнары туңу киләсе елга көчле язгы ташуга китерергә мөмкин.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кышның беренче ае гына тәмамлана. Узган ел күрсәткечләре буенча быел Казанда туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер кар аз, туфрак бик нык туңган. Узган ел туфрак кыш буена 10 см чамасы туңган иде, ә хәзер — 40 см. Кар күп яуса, ә язын температура күтәрелгән һәм яңгыр яуган очракта ташу булачак», — дип аңлатты ул.

Ә бездә, Балтачта, туң күпмегә җитте икән, белүчеләр булса комментарийга языгыз әле. Бозлы яңгыр, аннары салкыннар үз эшен эшләде, уҗымнарны боз катламамы каплады. Авыл хуҗалыклары уҗымнарны коткару өстендә эш алып бара, бозкатламын ваттыру эшенә керешкәннәр.

Галим сүзләренчә, якын арада Татарстанга көнбатыш циклоны киләчәк һәм кар явачак. Яңа ел төнендә Казанда кар явуы көтелә. Шул ук вакытта температура фоны сизелерлек күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туң Туфрак каткан