Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кар тудырган мәшәкать Балтачта ничек хәл ителә?

  Район административ комиссиясе үзенеӊ утырышында ике эш карады, икесе дә быел хәйран күп яуган кар белән бәйле иде.

    Комиссиягә, районыбызныӊ бер авылыннан, минем хуҗалык янына күршедән чыккан һәм урам чистартканда җыелган карны өйделәр, дип шикаять кергән. Беркетелгән материалларны һәм фотоларны караганнан соӊ, күршеләренеӊ гаебе булмаганлыктан, җаваплыкка  тарту турында административ эш ябылды, урам чистартуга җәлеп ителгән тракторчыга кисәтү  белдерелде.

    Комиссиягә кергән икенче эш материаль чыгымнар белән бәйле иде. Күпфатирлы йорт янына тротуарга куелган җиӊел машинага түбәдән кар өеме төшеп, аӊа зыян сала. Әле ярый машина «Каско» тарифы белән иминиятләштерелгән була. Шуӊа да кармастан, бу зыянны киләчәктә иминият компаниясе йортларны идарә итүче оешмадан эзләтеп алуы  ихтималы зур. Бу очракта, тротуарга машинасын куйган хуҗаныӊ да гаебе бар, машина анда куелырга тиеш түгел.  Күпфатирлы йортларны идарә итүче компания җитәкчесенә шулай ук кисәтү  ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев