Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кар явуга сөенергә генә кирәк!

Балтач районы Янгул авылыннан халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев шулай ди.

– Бу карның шулай явып торуы бик яхшы. Июль аена туры килә. Беренче кат печән чабылып, икенче катка төшәр алдыннан ява бу. Бәрәңге өчен дә әйбәт. Быел язы да, җәе дә әйбәт килер шикелле. Яңгырның бит булуы түгел, вакытында явуы әйбәт. Раштуа суыклары да аз булды. Хач мануга да салкын көннәр күренми. Кышның бөтен суыгы ахырга калды. Чын суыклар әле февральдә дә, март башында да булачак.

Әмир абый Шәрәфиев узган елгы кебек озын җәй булмас дип фаразлый.
– Узган елгы кебек җәйнең булганын хәтерләмим. Яз да, җәй дә иртә килде. Җәй май уртасында ук башланды. Кура җиләкләре, гөлҗимешләр иртә чәчәк атты. 20 февральдә үк кара каргалар кайтты. Быел алай булмас. Җәй иртә килмәс. Узган ел яз иртә килсә дә, чәчүгә соң чыктык.

Быел бөтен нәрсә үз вакытында килер шикелле. Җиләк-җимеш узган елгы кебек күп булырмы икән?! Хәзер инде яшелчәләрне парникта үстерәләр. Ә менә игеннәр әйбәт булырга тиеш. Узган ел корылык 1921 елгы кебек куркыныч булмаса да, йөз елдан соң кабатланып килде...

Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-35721178_100854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев