Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карадуганда – “Голос” конкурсы оештырганнар...

Күптән түгел генә "Голос" конкурсының Карадугандагы этабын карарга туры килде. Анда мин очраклы рәвештә килеп эләктем. "Балтачта "Голос" уза икән", - дигән сүзләр игътибарымны җәлеп итте.

Үземә Ходай җыр-бию сәләте бирмәгәнлектән, мондый конкурслар миңа аеруча кызык. Бу чарадан мин нәрсә көткән идем соң? Яхшы аппаратура, сокланырлык чыгышлар, кызыклы сценарий һәм игътибарлы жюри. Өметләрем генә акланмады!..
Шунысы шатландырды - чыннан да, үзенчәлекле тавышлы, талантлы балалар бар. Балтачтан Карина Ильясованың тавышы гына да ни тора! Нәфис сүз осталарыннан Көшкәтбаштан Илшат Гыйльмановның, Салавычтан Инсаф Зариповның чыгышлары таң калдырды. Ләкин чара барышында күп кимчелекләр ачыкланды, алар бер карашка балачак бәйрәме сыман узарга тиешле бу концертка кызксызлык өстәде. Көндәшләре чыгышын карап утырган, чиратлары ахырга туры килгән укучыларны жюри өстән-өстән генә тыңлады. Бер куплеттан соң: "Булды, рәхмәт!" - дип туктатулар башланды.
Гафу итегез, әлбәттә, минем педагогик белемем юк, гадәти студентмын, әмма хәтта мин дә моның балаларга карата начар мөнәсәбәт икәнен аңлыйм. Жюрида утыручыларны 2 сәгатькә сузылган чара ардырды. Шимбә - кыскартылган эш көне, кемгә-кем кирәк бу заманда? Үзе ата-ана булган кеше мондый кансызлыкка бармас иде, минемчә. 10да килеп утырган укучылар ахырдан 1 куплет башкардылар да, моңсу гына таралыштылар. Алар өчен күңелем әрнеп утырды.
Аппаратура да сынатты. Микрофоннар әле сүнде, әле янды. "Голос" конкурсы булгач, бәлки аппаратура да Балтач мәдәният йортыныкы булу, оператор яхшы булу мәслихәттер? Ярый да бию конкурсы булса... Шул тавышка бит әле бәя дә бирделәр!..
Әлеге концерттан соң, аның оешмаганлыгын, «әйдә үтсен"гә уздырылуы хакында уйландым. Балалар - безнең киләчәк, дип кабатларга яратабыз. Ә ул киләчәк олылардан салкын караш күреп үсә. Мондый кызыклы чараларга акча да, көч тә җәлләмәскә кирәк, минемчә. Аннан бит күпме фуррор оештырып була иде. Тик өметләр генә акланмады. "Эх, үзем тотынсаммы!" - дип йөрәгем елап утырды.
Фото: http://www.1tv.ru/sprojects_on_site/si5863/p425

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250