Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карадуганда кызыл ромашкаларның саны артты (фото)

Карадуган авылының "Себер тракты-Муса Җәлил музее"нда бүген тантаналы чара үтте, 5 сыйныф укучыларын "Кызыл ромашка" сафларына кабул иттеләр. Укучыларның шатлыкларын уртаклашырга районыбызның күренекле шәхесләре, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Җәмилә Сибәгатуллина белән Халит Шиһапов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин да килгән иде. Укучылар иң элек кунакларны музей белән таныштырды. Муса...

Карадуган авылының "Себер тракты-Муса Җәлил музее"нда бүген тантаналы чара үтте, 5 сыйныф укучыларын "Кызыл ромашка" сафларына кабул иттеләр.
Укучыларның шатлыкларын уртаклашырга районыбызның күренекле шәхесләре, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Җәмилә Сибәгатуллина белән Халит Шиһапов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин да килгән иде. Укучылар иң элек кунакларны музей белән таныштырды. Муса Җәлилнең биографиясенә, иҗатына аерым тукталып, музей белән бәйле вакыйгалар турында сөйләделәр. Аннан соң 5 сыйныф укучыларын "Кызыл ромашка" сафларына кабул иттеләр. Ә музей коллективы әлеге укучыларны яртыелга "Ялкын" журналына язылу белән сөендерде.
Әлеге патриотик рухтагы бәйрәмнең икенче өлеше мәктәптә дәвам итте. Гомере буе Салавыч мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән, гармун уйнап, җырлап сәхнәләрдән төшмәгән Җәмилә Сибәгатуллина һәм "Татарстан" колхозында чөгендер үстерү звеносы җитәкчесе булып эшләгән Халит Шиһапов укучылар белән якыннан аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250