Карадуган авылында яхшы хәлдәге урамны тагын да яхшыртабыз дип булганын да колак "какканнар", янәсе каш ясыйбыз дип күз чыгарганнар.
Безнең яшәгән Карадуган авылындагы Тукай урамы нигездә начарлар рәтенә йөрмәде, күпмедер дәрәҗәдә ташлы юл булып транспорт белән йөрү өчен уңайлы иде. Шушы юлны тагын да яхшырту максатында узган көздә вак таш салынды. Әмма ни хикмәт, юлдагы таш көзен үк эреп балчыкка әйләнде, - дип шалтыраталар әлеге урамда яшәүчеләр.
Нәрсә бу, ахырзаманмы? Ничек итеп вак таш эреп, балчыкка әйләнсен, ди. Җирле халык әйтүе буенча биредә иң элек балчык, аннан соң гына вак таш җәелгән.
- Булган ташлы юлны юкка чыгаруга тиң булды инде бу. Язын күпме тилмердек "яңарткан" юлдан йөреп, балчыктан йөздек кенә, машиналар йөзеп кенә йөрде, ул куергач төбе тиеп тилмертте. Әлегә көннәр яхшы тора, яңгырлар яуса, тагын шул хәл кабатланачак бит, - дип кайгыра әлеге урам халкы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев