Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карадуганлылар Сөмбелә картасы буенча хәрәкәт итә (+фоторепортаж)

Көз фасылы җиттеме мәктәп-балалар бакчаларында сихри көзге бал, көзге могҗиза, “Сөмбелә” бәйрәмнәре гөрли башлый.

Карадуган балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме дә бу чарадан читтә калмады, ә иң югары дәрәҗәдә үтте. Дөресен генә әйткәндә, бездә һәр бәйрәмне үзенә күрә үзгә, бер-берсенә ошамаган, кызыклы, күңелле, эчтәлекле, тәрбияви һәм дә инде үзебезнең туган телдә оештыралар. Быелгы көз бәйрәмен дә балалар бик ошатып кайттылар. Аларның тәмләп сөйләгәннәрен тыңлаганда, үзебезнең дә шунда буласы килеп китте.

Бәйрәм җылы, кояшлы көнне урамда, саф һавада узды. Балалар Сөмбелә алып килгән карта буенча хәрәкәт итеп, төрле биремнәрне үтәгәннәр, үзләренең җитезлекләрен, белемнәрен тикшергәннәр. Сөмбеләгә үзләренең матур җыр-биюләрен, шигырьләрен бүләк иткәннәр, бергә уеннар уйнаганнар.

Балалар күңелен күрә белгән, алар өчен бөтен җаннарын биреп эшләгән, безнең балаларны үзләренекедәй якын иткән тәрбиячеләребез Раушания Фаиловна, Дилә Сәлимовна, Лилия Ринатовна, Илүзә Солтангәрәевна, Гүзәлия Рашитовнага алга таба да иҗат уңышлары белән, сау-сәламәт булып, балаларыбызны шатландырып эшләүләрен теләп калабыз.

Алия Хисамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз бәйрәме Сөмбелә Карадуган балалар бакчасы