Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карадуганнан Зиннәтуллиннар ишегалдын әкият иткәннәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Балтач районына сәфәргә баргач, Арбаш авылына да кереп чыгарга туры килде. Журналистлар икәнебезне белгәч, Арбашның күршесендә генә урнашкан Карадуган авылы кешеләре мине, Зиннәтуллиннарга кермичә китеп барма тагын, ишегаллары чын җәннәт инде менә, дип озатып калды.

Аларның ишегалды искитмәле, бер керсәң, чыгасы да килми, дип, бер-берсен бүлдереп сөйләп алдылар.
Сүзләре хак булып чыкты: ишегалдын гөлбакча иткәннәр. Түрдә пальмалар үсеп утыра, аның ышыгында сине негр кызы сәламли. Эт тә оясыннан чыгып, кояш астында изрәп ята, арбасына гөл чүлмәген утырткан ат каядыр ашыга. Чыршы, туя агачы төпләренә керпеләр ияләшкән. Эскәмия астында еланнар шуыша. Ул да түгел, юлыңа пингвиннар килеп чыга, тәвә кошы, павлиннар да бар икән әле монда. Ясалма күлдә үрдәкләр йөзә. Ишегалды буйлап йөри торгач, урамда җәй дими үсеп утырган гөмбәле аланга да килеп чыгасың. Боларның барысын да Әлфия апа белән Фаяз абый пластик шешәләрдән һәм цементтан катырып эшләгән.
- Баштарак бу эшкә ирем Фаяз тотынды, мин дә кызыгып киттем. Пенсиягә чыккач, вакыт та күбәйде. Эшкә өйрәнгән куллар тик тора белми, нәрсә эшлим икән, дип, кычытып кына торалар. Улыбыз Рүзәлгә дә йокты бу шөгылебез. Ул тегермән, кое, беседка, чәй эчәргә түгәрәк өстәл, шашлык пешерергә мангал эшләп куйды. Оныкларга күңелле булсын өчен дип тә тырышабыз инде. Урамнан балалар җыелышып керә, көне буе шушында уйныйлар, монда рәхәт, диләр. Аларга карап, без дә сөенәбез, - ди Әлфия апа.
Вәли үз эшендә, Гали үз эшендә дигән кебек, Зиннәтуллиннар гаиләсендә эш бүленгән. Әлфия апа бакча, ишегалды өчен җавап бирсә, Фаяз абый - теплица хуҗасы. Иртә яздан теплицага кыяр, помидорлар, кавын-карбыз утыртканнар. Кыярлары апрельдә үк өлгергән инде. Үсеп утырган карбызларына караганда, тиздән анысы да өлегереп җитәргә охшаган.
Хуҗалыкларында сыер, бозау, кош-корт: каз, үрдәк, тавыклар да асрыйлар. Анысы - уллары Рүзәл һәм киленнәре өстендә.
- Кырын ятып әвен сугып булмый, диләр түгелме?! Ялкау булсаң, авылда яшәп булмый. Үзебезчә шулай тырышып яшәп ятуыбыз инде, - ди Зиннәтуллиннар.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250