Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Караңгы дип зарланганчы... шырпы яндыр яки нишләтергә сине, авыл?

Күптән түгел ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруында бүгенге авыл, аның язмышы, киләчәге турында бик тә мәгънәле сөйләшү булды. Бу проблема шулкадәр катлаулы, шулкадәр колачлы, хәтта бер тапшыруга гына сыешып та бетә алмадылар. Анда район башлыгы да, җәмәгать эшлеклесе дә, депутат та, журналист та... катнашты.

Һәркемнең үз фикере, үз "каланчасы". Авырткан җирдән кул китми дигәндәй, гомер буе кендеге авылга береккән кеше буларак, алар экранның теге ягында, мин бу ягында һәр мәсьәләгә үз фикеремне белдереп утырдым. Кайсы белән килештем, кайчак бәхәсләштем... Шулай да, алар барысы да (һәм мин дә) үзенчә хаклы иде кебек. Чөнки авыл яшәсен өчен бик күп факторлар кирәк. Халык тикмәгә генә олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк димәгән (бу очракта шәһәр белән авылны чагыштыруым).
Тапшыруда катнашкан кешеләрнең нибары икесе авылда яшәвенә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев (берсе үзе) игътибар итте һәм "авыллар юкка чыга" дип, уйландырырлык саннар китерүчеләрне тыңлап торды да, түзмәде: "Ә сез үзегез ник авылдан киттегез?"- дип бәреп сорады. Мин ул сорауны биреп өлгергән идем инде. Җавап, билгеле: "Укырга". Гаеп түгел, бар кеше дә авылда яши һәм эшли алмый. Әмма минем күңелдәге бер сорауны "ишетмәде" Илшат әфәнде: "Ә авылыгызда төп нигезегез исәнме? Анда кем дә булса, төпләнеп калдымы?" Җавап уңай булган очракта, сөенергә була иде. Миңа калса, һәр очрактагы кебек, монда да һәркем үзеннән башларга тиеш. Җәлил хәзрәт Фазлыевның бик яратып китерә һәм бик уйландыра торган фикере бар: "Авыл бетә дип мин дә күздән яшь китерә торган итеп вәгазь сөйли алам, әмма мин гомерем буе авылда яшәдем һәм ике улым да авылыбызда яши,"- ди ул... Хәдистә дә: "Караңгы дип зарланганчы, бер булса да шырпы яндыр", - диелә. Хөкүмәттән, урындагы җитәкчеләрдән, инвестордан, фермердан, авылдан чыккан байлардан яки кемнәрдән генә ярдәм көтми бүген авыл! Булсын, бу ярдәмнәр дә булсын. Алар да бик кирәк. Әмма авылда яшәүче үзе тырышмый, без монда дип аваз салмый, авыл яшәсен өчен берни дә эшләми икән, миңа калса, мондый авылның киләчәге юк, аны беркем дә коткара алмый. Әле бит матди кыйммәтләр генә түгел, авыл яшәсен өчен башкасы да кирәк. Бу хакта бераз соңрак.
Безнең күршедә генә алтмыш хуҗалыклы Биктәш авылы бар. Аннан министр да, зур түрә дә чыкмаган. Үз көче белән күрше Киров өлкәсендә җитештерү цехы булдырган бер Геналары гына бар. Туган авылында чиркәү салдырып, биктәшлеләргә бик зур бүләк ясады ул. Әмма иң зур бүләкне биктәшлеләр үзләренә үзләре ясады - төп авылны ныгыту өстенә, алар авылдан бераз читтә (авыл эчендә буш урыннар юк, ул болай да тыгыз урнашкан) тагын бер авылга - халык телендә Пүчинкә дип йөртелүче берничә урамга заманча матур йортлар өлгертте. Биредә авылның каймагы булырдай бик булдыклы, чагыштырмача яшь гаиләләр яши. Араларында колхозда эшләүчеләр дә, башка урыннарда, Казанга барып-кайтып эшләүче "шабашник"лар да бар. Әмма алар авылдан китмәде, алар биредә яши! Әле үзләре тапкан хәләл акчаларын җыешып (күмәк хуҗалык та матди ярдәм күрсәтә, билгеле), инде берничә ел, бик зурдан кубып, Питрау бәйрәме үткәрәләр. Күптән түгел Качману бәйрәмнәрен дә, бөтен шартын китереп, Шушмада бәкеләр тишеп, бөтен авыл, район бәйрәменә әйләндерделәр. Аларныкыннан бик күпкә әйбәтрәк безнең башлангыч мәктәп ябылганда да, мәктәпләрен саклап калдылар, клубларын да эшләтәләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250