Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карактан кала, уттан калмый: Куныр авылында янгын булган

Куныр авылында янгын чыгып хуҗалыкка зур зыян салган

Кичә, ягъни 4 нче октябрь кнне, 8 сгать 55 минутта янгын куркынычсызлыгы бүлегенә Куныр авылында янгын чыгуы турында шалтыратып хәбәр итәләр. Урынга оешкан рәвештә якын-тирә һәм Чепья, Балтач янгын-коткару хезмәтләре бүлекләреннән янгын сүндерүчеләр җибәрелә. Шулай ук янгын вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башка хезмәтләр дә җәлеп ителә.

Янгын 96 квадрат метрда 8х12 м гаражны камап алган һәм якындагы корылмага күчү ккуркынычы янавы ачыклана. Коткару хезмәтләренең хәлне дәрес итеп бәяләп, оешкан рәвештә дөрес гмәләр куллануы нәтиҗәсендә 9.16 минутта ачык ялкын сүндерелә.

Янгын нәтиҗәседә авыл хуҗалыгы техникалары урнаштырылган гараж тулысынча янып беткән, хуҗалыкка 500 000 сумнан сртык зыян килгән, шөкер үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Янгын килеп чыгу сәбәпләре әлегә өйрәнелә, электр чыбыкларында кыска ялганыш булган дигән беренчел фараз бар.

Янгын сүндерү һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 6 берәмлек техника  һәм 18 кеше җәлеп ителде дип хәбәр итәләр Балтач янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән.

Җәмәгать, сакланганны саклармын дигән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәп имин тормышта яшик. Карактан кала, уттан калмый бит...

Фото: Балтач янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын янгын куркынычсызлыгы