Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карантин шартларында эшләүчеләр түләүләр алачак?

Башкортстанда карантин шартларында ике атна эшләгән социаль хезмәткәрләргә һәм педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнгән

Тиешле указга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карантин шартларында ике атна эшләгән социаль хезмәткәрләргә һәм педагогларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләү турындагы указга кул куйды.
- 11 апрельдән — Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә;
- 20 апрельдән — Мәгариф министрлыгы карамагындагы балалар тәүлек буе була торган дәүләт учреждениеләрендә;
- 21 апрельдән — Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика махсуслаштырылган балалар йортында.

Социаль, мәгариф, медицина хезмәтләре күрсәтүче административ-идарә персоналы һәм хезмәткәрләр — 15 мең сум, хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыручы хезмәткәрләр 5 мең сум акча алачак.

Әгәр дә социаль учреждениедә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның расланган очраклары булса, барлык хезмәткәрләргә 25 мең сум акча түләнәчәк, дип яза Кызыл таң.

 


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзизоляция