Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Караоке Battle» җиңүчеләрен фотолардан танып бел! (+фоторепортаж)

Апрель аен "Хыял"лылар төрледән-төрле чаралар белән башлап җибәрделәр. Шундыйларның берсе район башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында үткәрелгән «Караоке Battle» бәйгесе. Музыкаль күңел ачу чарасында «Балтач яшьләре»,»Исполком», «1 этаж», «Рай+Совет» командалары көч сынашты.

"Өйгә эш" этабында командалар алдан әзерләнгән иҗади номерларын күрсәтергә тиеш иделәр. "Распевка" этабында командалар караокедан җырлап, алдагы турга әзерлекне ныклы иттеләр һәм аларга бу өлештә билгеләр куелмады. «Эмоцияләр» турында шулай ук җырлар башкарырга кирәк иде, ләкин бу юлы экранга чыккан эмоцияләрне күрсәтә алу төп шарт булды.«Караоке крокодил»этабында наушниклардан утырган жюри әгъзаларына бер кеше җырны җырлап күрсәткәндә, икенчесе ишарәләр ярдәмендә шуның сүзләрен аңлатырга тиеш иде.«Караоке викторина»сы вакытында тәкъдим ителгән җөмләне оригиналь итеп тәмамлау зарур булды. Уен-көлке, матур җырлардан торган әлеге чара да ахырына якынлашты. Шулай итеп әлеге турлар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде һәм ул әлбәттә иң креатив команда - «1 этаж» булды. Икенче урында «Исполком», өчтә - «Балтач яшьләре», дүрттә - «Рай+Совет». Һәрбер катнашучы дипломнарга лаек булса да, аларның һәрберсе өчен төп бүләк ул бергәләп күңел ачып, ял итү иде. Һәрчак шундый күңелле чаралар үткәреп, яшеренеп яткан сәләтләрне ачучы "Хыял" хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250