Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карбыз алырга ашыкмагыз, агулануың ихтимал

Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал.

Карбыз һәм кавын ашап агулану күп очракта әлеге җимешләрдәге нитрат күләменә бәйле. Үстергәндә тизрәк өлгерсен дип аларны махсус ашламалар белән эшкәртәләр. Карбызда тиешле нитратлар күләме 60 мг/кгдан артмаска тиеш. Вакытыннан алда өлгергән карбызларда бу күрсәткеч 10 тапкыр күбрәк була икән. Шул ук вакытта киселгән җимештә бактерия һәм инфекцияләр дә күп үрчи. Гомумән, сату урыннарындагы санитар таләпләр күп очракта үтәлми дә. Карбыз сату нокталарына барып җиткәнче бер җирдән икенче урынга күчерелеп йөртелә. Хәтта карбыз кисеп биргән пычакның чисталыгыннан да шикләнергә кирәк. Шуңа да гап-гади санитар таләпләрне үтәү күп очракта агуланудан саклап калырга мөмкин.

Карбыз ашаганнан соң, хәлсезлек, баш авырту, күңел болгану, аяклар зәңгәрләнү, эч китү күзәтелсә, димәк, сез агулангансыз. Бу билгеләр 2-3 сәгать үтүгә барлыкка килә. Шул ук вакытта агуланучының гәүдәсе калтырарга, көзән җыерырга да мөмкин.

Сыйфатсыз карбыз ашау бала имезүче аналарга һәм бер яше тулмаган балаларга бигрәк тә зыянлы. Йөкле хатын-кызларның баласы төшү куркынычы да бар. Карбызны гадәттә табынга күп итеп турап куялар. Шуңа да начар карбызны никадәр күп ашасаң, шуның кадәр зыянлы булачак. Мондый төр җиләк-җимешләр белән агулану хроник авырулар, мәсәлән, шикәр диабеты, сидек юллары авырулары, төрле шешләр, ашказаны ялкынсыну, пиелонефрит белән интегүчеләр өчен куркыныч.

Әгәр дә карбыз белән агуландым дип уйлыйсыз икән, "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк. Алар килгәнче сыек кына марганцовка төнәтмәсе эчәргә, берничә төймә активлаштырылган күмер кабарга, клизма куярга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан, 06.07.2015
Фото: http://kubnews.ru/news/23-06-2015-9665/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250