Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карбызныӊ юлда сатылганга кызыкма

Гадәттә үзебезнеӊ бакчада үскән җиләк-җимешне әйбәтләп юасың да рәхәтләнеп ашыйсың. Тик карбыз белән санлашмыйча булмый. Карбыз сатып алганда аны сайлауның үз кагыйдәләре бар.

"Кыз" яки "малай" карбызмы, баллымы-түгелме икәнлеген дә билгеләүче әллә нинди искәрмәләр бар икән. Күптән яшәп килә торган кайбер таләпләре булуын санап китәбез. Беренчедән, олы юллар, автотрасса, ягулык салу станцияләре янында, зур базарларда карбызны сатып алмаска кирәк. Бу җимеш кургаш кебек начар газларны үзенә тиз сеңдерә. Шуңа да мондый сату урыннары юлдан 10-20 метр читтә урнаштырылырга тиеш. Аннан җиргә җәеп салган җиләк-җимешләрдән читтәрәк йөрегез. Карбызны пычрак җиргә куйган сатучыдан алмаска гына кирәк. Табынга куйганда кабыгын чистартсагыз бигрәк тә яхшы, организмга азрак бактерияләр керер.

Чыны август азагында өлгерә
Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүчеләр июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә алмавын әйтә. Хәзер исә аны махсус ашламалы туфракка күмеп өлгертәләр, дип белдерә алар. Бездә чын карбызны бары тик август башында гына күрергә мөмкин икән. Ә күпләп сатуга чыгару август азагына туры килә. Белгечләр дә, бүген сатылучы карбызларда нитрат күләме куркыныч дәрәҗәдә дип билгели. Аны махсус җайланма белән дә тикшерергә була.
Бүген эре сәүдә үзәкләрендә карбызның бер килограммы - 39-40, базарларда 50 сумга сатыла. Кавынның бәясе кибетләрдә - 110, базарда 100 сум тора. Алар Үзбәкстан, Казахстан якларыннан китерелгән.

Әлегә рөхсәт юк
ТР Роспотребнадзор белгечләре әлегә республикада карбыз-кавын ашап агуланучылар теркәлмәвен белдерә. Шул ук вакытта татлы ризыкны сайлап алу кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә. Өлгергән карбыз зур һәм җиңел булырга тиеш. Болай булса, ул баллы да була. Карбызга сугып караганда ул тонык тавыш бирергә, көч белән басып карасаң - ярылып китәргә тиеш. Карбызның койрыгы инде кипкән булу кирәк. Тышчасы исә бик тә ачык төсләрдән торырга тиеш. Әгәр дә кызыл төс шәмәхә төсләр белән катыша икән, мондый карбызны ашамагыз.

Өлгергән карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә була.
Карбызның йомшагын стакандагы суга салгач, ул бераз тоныкланып кына китәргә тиеш. Ә инде су кызыл яки ал төскә керсә, бу карбызны, зинһар, ташлагыз. Кавын һәм карбыз кебек җимешләр кайда гына сатылса да, ул киштәләрдә киселмәгән килеш торырга тиеш.
Фото: http://receptiki.pro/interesnoe/5527-kak-vybrat-dynyu-torpedu-vkusnuyu-i-aromatnuyu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250