Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карбыз сайлаганда ничек алданмаска?

Кызмы-малаймы, яңа чабылган печән ислеме: Баллы карбызны ничек сайларга?

Карбыз сайлаганда беренче эш итеп календарьга карагыз. Карбыз августның икенче яртысыннан сентябрь азагына кадәр өлгерә торган җиләк-җимеш. Иртә өлгергән карбызда нитратлар күп була.

Карбызны кибеттә яки махсус сәүдә үзәкләрендә генә алырга ярый. Җимешләр җир өстеннән 15 см дан да кимрәк булмаган биеклектәге урында торырга тиеш. Җимешләрдәге күренми торган микроярыклардан зарарлы микроорганизмнар кереп тулмасын өчен шулай булырга тиеш.  Юл кырыендагы сату урыннарыннан карбыз ала күрмәгез. Аларга юлдагы автомобильләрдән чыккан зарарлы матдәләр сеңә.

Сатуга кисеп куелган карбызлар микрорганизмнар "мыжлап тулган" була.

Карбыз тышында ярыклар, җимерекләр, батынкы урыннар булмасын.

Ачык һәм аермачык күренеп тора торган полосалар карбызның өлгергәнлеген күрсәтә торган билге була. Карбыз кабыгы ялтырап торса, агач кебек каты булса, аны тырнак белән тишеп булмаса, җимеш өлгергән дигән сүз.

Карбыз тышын ышкып карагыз, өлгереп җитмәгән карбыздан яңа чабылган печән исе килеп торачак.

Койрыгы кибеп беткәч, карбыз өлгергән була. Чөнки җимеш өлгергәч, ул җирдән дым тартмый башлый да койрыгы үзеннән-үзе кибеп төшә. Койрыгы яшел булса, карбызны өлгермәгән килеш өзеп алганнар дигән сүз. Өлгергән һәм өлгермәгән койрык арасында зур аерма бар: өлгергән карбыз койрыгы тиз сына, өлгермәгән җимешнеке йомшак була.

Бик зур карбызны үстерү өчен гадәттә нитрат кулланган булалар. Вак карбызлар баллы булмый. Уртачасын сайлагыз.

Өлгергән карбызга суккалагач, аннан яңгыравык тавыш килә.

Карбыз "кыз яки малай" була. "Кыз" карбызның аскы өлеше бик яссы, көрән төсле түгәрәкле була. "Малай" карбызның аскы өлеше кабарып тора, андагы түгәрәк бик кечкенә генә була. Иң баллысы "кыз"-карбызлар, аларда орлыклар да аз була.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр