Карга үче
Карга атналар буена өй өстендә бөтерелгән. Шуннан хуҗаның салам түбәсенә үз күз алдында утлы күмер ташлап киткән һәм минутлар эчендә каралты- кура янып көлгә әйләнгән.
Район оешмаларының берсендә юлыгылган хәл шактый вакыт күңелгә шом салып йөрде. Берничә ай дәвамында бер карга административ бинага керүче хатын-кызларга ташлана икән. Моны үз күзләрем белән күрмәсәм, халык сөйләгәнгә ышанмаган да булыр идем. Биредә эшләүче кайбер хатыннарны ирләре китерә, үзләре “ышыгында” гына ишектән кертеп җибәрә. Эше төшеп бирегә килгән хатын- кызга да иман юк каргадан. Башка килеп ябышкан карга кемне куркытмас, аеруча хатын-кызны?
Ә нәрсә карганы мондый үчкә этәргән соң дигән сорауга күпләр җавап эзләде бугай. Ирексездән, күңелемдә сакланганнар арасыннан балачак шуклыкларына һәм әбием сөйләгән риваятьләргә хатирәләрдә әйләнеп кайтырга мәҗбүрмен.
Зираттагы агачка үрмәләп карга йомыркаларын өйгә алып кайтканыбыз истә. Ә моны күргән әбием безне нык итеп орышты да, йомыркаларны кире урынына илтеп куярга боерды. “Сез нәрсә, балакайлар, үзегезгә начарлык юрыйсызмы?” — диде ул. Тик йомыркаларны кире кайтарганда каргадан сак булырга киңәш бирде. Без шигәя-шигәя генә аларны оясына урнаштырдык. Без әйләнеп кайткач, әби “тыңлаучан” оныкларын тез алдына утыртты да, бер риваятьне хикәяләргә кереште.
Имеш, күрше җиһанша бабай карга оялаганны күреп өй алларындагы каенны кисеп аударган да оясын яккан. Моны күзәтеп торган карга атналар буена өй өстендә бөтерелгән. Шуннан хуҗаның салам түбәсенә үз күз алдында утлы күмер ташлап киткән һәм минутлар эчендә каралты- кура янып көлгә әйләнгән. “Карга бик тә үчле ул, моны исегездә тотыгыз!”, — диеп хикәяләвен тәмамлаганы истә калган әбиебезнең.
Менә шулай, карга үче хакында аннан соң да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Менә тагын бер балачак хатирәсе. Бакчалары тау башыннан ук күренеп торгангамы, без ул мылтыклы хуҗада карга карачкыларын еш күргәли идек. Кечкенә чакта кызыктыра бит инде, яшертен генә бәрәңге буразнасыннан шуышып, казыкка эленгән чын карга карачкысын үзебез дә капшап караган булды. Тик шул куркыткычлар торуга да карамастан, бу хуҗаның яшелчә бакчасыннан каргалар китмәде, яшелчәсе юньләп үсмәде. Суганны гына да инде бишенче тапкыр утыртканнар икән дип тә сөйләделәр. ә карачкысыз күршеләр исә, янәшәдә генә, мул уңышка тиенеп яттылар. Хәзерге фикерләвем аша бу сәерлекне дә карга үченнән түгелме икән дигән нәтиҗәгә киләм. Чынлыкта да, монда каргага хас үзгә бер үҗәт үчлелек бар сыман тоела.
Карга дигәннән, бер зиратка алар сарылып яшиләр, нәкъ шундый ук күрше авыл зиратындагы агачларга кунып та карамыйлар. Безнең авылның зираты зур булгангамы, мин үземне белә башлаганнан бирле анда карга, чәүкә тавышларының тынганы юк. Хәзер боларга мәче башлы ябалакның төнге “азаны” килеп өстәлде. Тик шунысы бар, аларның авылга бер зыян салганы булмады. Ә күрше авылда исә суган үстерә алмаудан, карга һөҗүменнән куркып көн күрәләр. Монысы ни инде? әтнә районының Күшәр авылы зиратының тарихы әллә ничә гасырларга барып тоташа, зурлыгы буенча да безнекеннән бер дә ким түгел, ник бер карга, чәүкә кунсын агачларына. Имеш, Хәббәс хәзрәт үләр алдыннан: “Бирегә — мәңгелек йортка мин килгәч беркайчан да карга ияләшмәс, булганы да китәр”, — диеп әйтеп калдырган. Ни хикмәт, авылдагы һәр каенда карга оясы, ә менә зират каргасыз?
Карганың бер оешмадагы сәер гамәлләреннән туган уйланулар җебен сүтү генә булды бу. Шулай да уйландыра. әлеге хәл дә аңа карата кешеләр тарафыннан миһербансызлык күрсәтелүдән тумадымы икән? Ә бәлкем? Тик теге карга әлегә үчле булып кала бирә...
Балык Бистәсе.
Фото:pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев