Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каргыш...

...Утызынчы еллар. Дүрт яшь, таза егет мәчет манарасын кисә.

Җир шарында яшәүче һәр халыкта «каргау», «каргыш» дигән сүзләр бар. Димәк, бу нәрсә һич кенә дә уйдырма түгел. Хәер, күпләр каргышның, чынлап та, бар һәм кайвакыт бик тәэсирле икәнен ишетеп яки күреп беләләрдер. Нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең кайвакыт, каргыш турында сүз кузгалганда...

...Сугыштан исән кайткан ирен үтергән яшь егетләргә олы яшьтәге апа чын күңеленнән: «Балаларыгызның кырыгын уздырсагыз иде», — ди. Бу сүзләрне беркем игътибарга алмый. Ләкин 30 ел үткәч баксаң, әлеге вакыйгада катнашкан һәр ирнең бер яки берничә баласы кабердә. Ә үзләре — исән.

...Утызынчы еллар. Дүрт яшь, таза егет мәчет манарасын кисә. Тын гына басып торучы авыл халкы арасында бер карчыкның пышылдаганы ишетелеп китә: «Кулларыгыз корып, ирлегегезне югалтып интексәгез иде, бәдбәхетләр». Әлеге егетләрнең берсе дә юньләп гаилә кора алмый һәм һәркайсының кулы гарип...

Болар — хәтернең кайсыдыр почмагыннан чыккан кайбер хатирәләр генә. Нәрсә бу? Очраклылыкмы, әллә ниндидер без белмәгән табигать законы тәэсиреме? Хәер, кеше психикасының мөмкинлекләрен галимнәр һаман ачып бетерә алмыйлар әле. Күрәсең, күз тию һәм бозым кебек үк, каргыш та — ниндидер шартларда кешедә уяна торган бер-бер көчнең тәэсире нәтиҗәседер ул. Каргыштан халык гомер-гомергә курыккан. «Каргыш — карга башына», «Каргышың үзеңә кайтсын» — бу һәм башка әйтемнәр, күрәсең, мәҗүсилек чорында ук туып, каргыштан саклану, котылу чарасы булып тоелгандыр. Шунысы да бар: чын йөрәктән чыккан һәм чиста күңелле кеше каргышы гына юнәлдерелгән кешесенә барып җиткән һәм җитә. Бәлки, шуңа күрәдер дә гомер-гомергә һәм бөтен халыкларда да иң авыры булып ана каргышы саналган.

Чыннан да, ана үз баласын каргасын өчен, никадәр психик киеренкелек кирәк — моны күз алдына да китерү кыен. Ана каргышы халык иҗатында урын алган «Сак-Сок» бәетен генә искә төшерегез. Халык иҗаты, халык сүзе — бер нәрсә, тарихта ана каргышының рәсми теркәлгән очраклары да билгеле...

1912 елда Владимир өлкәсендә бер зиратта кабер казучылар яхшы сакланган табутка тап булалар. Изге атакай һәм полиция хезмәткәрләре чакырыла, табутны ачалар һәм бар да аһ итә: бик күптән күмелгән табутта бер дә үзгәрмәгән яшь ир мәете ята, әйтерсең бүген генә үлгән. Шунысы сәер: аның куллары, күкрәгенә куелып, хатын-кыз толымы белән бәйләнгән була. Тәредәге язмаларны көч-хәл белән укып, мәетнең кем икәнен ачыклыйлар. Бер карт тәредә язылган гаиләдән бер бик олы карчыкның әле дә исән икәнен әйтә.

Полиция әмере белән әлеге карчыкны табып, зиратка алып киләләр. «Әйе, таныдым, бу — минем улым, — ди карчык.

Үзе мәеткә мөрәҗәгать итә: — Ничек, улым, җиңелме ана каргышын күтәрү?»

Җыелган халык та, атакай да карчыктан бу хәлне аңлатып бирүен сорыйлар. «Кайчандыр яраткан улым иде ул минем, — ди әби.

— Авырлык белән, ләкин яратып һәм иркәләп үстердем мин аны. Тик Иван өйләнгәч үзгәрде, эчә, сүгенә башлады. Аннан мине бер сәбәпсезгә кыйнарга гадәтләнде, гел ач тотты. Бер тапкыр исә, бик ачуланышкач, шулкадәр күңелем рәнҗеде ки, үземдә ниндидер көч табып, улыма сәкегә утырырга куштым. Ни гаҗәп, ул мине тыңлап утырды. Шунда чәч толымнарымны кисеп алдым да аның кулларын бәйләдем: „Миннән башка беркем дә кулларыңны чишә алмасын, ана каргышы белән интек“, — дидем. Улым шунда сәкегә ауды һәм җан бирде. Аны абыем белән шул килеш үзебез күмдек. Чөнки хатыны инде аны ташлап киткән иде. Кулларын абый да чишә алмады».

Полиция бу хәлләрнең ничә ел элек булганын сорый. Баксаң, мәетне күмгәнгә 80 елга якын гомер үткән, ә карчыкның үзенә 120 яшьләр тирәсе икән. Бу мәгълүматлар соңрак чиркәүдә сакланган метрика кенәгәләре белән дә исбатлана.

Халык та, изге атакай да карчыктан каргышын алуын, улын бәхилләвен үтенәләр. Ана, улы янына килеп: «Бәхиллим мин сине, Иван», — ди дә аның кулларын чишә. Шул ук мизгелдә әле генә тере кеше кебек яткан мәет тә, табут та, халык күз алдында уалып төшеп, тузанга әйләнә. Ә ана кеше табут һәм Иванының тузаны янында җан бирә.

Бу һич кенә дә әкият түгел. Әлеге хәлләр документлаштырылган, шаһәдәтнамәгә дистәләгән шаһит кул куйган. Әлеге документлар Владимир шәһәре архивында саклана...

Хәер, архивларда казынсаң, мондый хәлләрне тагын да табып булуына шик юк. Шуңа күрә халыкның «Каргышка юлыкма», «Ата-ана бәхиллеге ал» кебек сүзләренә тәрбия чарасына караган кебек кенә карарга ярамый. Гасырлар тәҗрибәсе ята анда...

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев