Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кариле авылыныӊ зират коймаларын сүткәннәр, агачларын кискәннәр

Кариле авыл халкыныӊ җәмәгать эшләрендә актив катнашуын еш билгеләп узабыз.

Урамнарныӊ төзеклегенә, чишмәләрнеӊ чиста-пөхтәлегенә, зиратларыныӊ чистартылган булуына бу авылга килгән һәркем игътибар итә.

Болай да начар булмаган зират коймаларын яӊарту кирәклегенә инанып, авылда үзара салым акчасын шуӊа юнәлтергә булганнар.

Зират коймасын сүтү, аварга торган карт агачларны кисү, зират эчен тәртипләү эшенә эшмәкәрләр дә, гади халык та бик теләп алынган. Тиз арада зиратны 849 меӊ 453 сумга төшкән  яӊа койма белән әйләндереп тә алганнар, бу эшне шәхси эшмәкәр Закиров Радик егетләре башкарган. Авыл халкы ярдәм кулы сузган авылныӊ җанатарлары булган һәркемгә рәхмәтен белдерә.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле авылдашлар! Сез бик күп һәм яхшы, изге эшләр башкарасыз зиратта. Минем бер сорау бар: нигә зиратка керә торган капка янындагы тактада "КАРИЛЕ авылы зияраты" дип язылган соң? Зиярат дигән сүз туры киләме икән авыл зиратына? Чөнки Википедиядә болай аңлатын язылган: "Зиярат ( — посещение), зия́ра, зийа́ра — паломничество к святым местам (могилы пророков, святых , шейхов , имамов ), а также само обозначение этих святых мест (см. также мазар )". Безнең зиратта пәйгамбәрләр, шейхлар гына күмелмәдер бит, ә? Нәрсәгә зиратты дингә әйләндереп терегә кирәк? Анда бит куп гади халык, күп дин томаган кешеләрдә, яп-яшьтән вафат булган балаларда күмелгән!! Шуңа күрә, татарча дөрес зират була дип уйлыйм!!

    • аватар

      Таһирҗан

      0

      0

      Динне саклау, дога укыр өчен мәчет бар бит, ә зират зират була инде ул, ә зиярат түгел!!

      Теги: зиратта өмә