Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кариле өлкәннәрен кем хөрмәтләгән? (+фото)

Көз – бәйрәмнәргә бай ел фасылының берседер, мөгаен. Нәкъ менә көз айларында олы хөрмәткә лаеклы кешеләр – тәрбиячеләр, укытучылар һәм өлкәннәрне тәбриклиләр. Ә иң матур бәйрәмнәренең берсе ни диеп сорасагыз, берсүзсез өлкәннәр көне дияр идем.

Җавабы да бик гади: күп еллар буе балалар бакчасында хезмәт куеп, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән ветераннарны хөрмәтли торган бәйрәм бит ул. Шушы якты, җылы бәйрәмне, өлкәннәребез генә түгел, без, Кариле балалар бакчасы коллективы да зарыгып көтәбез. Матур традицияне дәвам итеп, быел да ветераннарыбызны  “Хөрмәтлик өлкәннәрне!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсенә дәштек. Балаларыбыз һәм тәрбиячеләребез тырышлыгы белән әзерләгән бәйрәм иртәсе, җырлы- биюле тамаша, замана проблемаларына кагылышлы шаян сүзләр бәйрәмгә тагын да күтәренкерәк рух өстәп җибәреп, күңелләрдә сихри хисләр уятты. Бәйрәм барышындагы елмаюлар, күп еллар гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветераннарыбызның җылы карашларын тою, рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә рәхәтрәк нәрсә булмады ул көнне.

Ә без, үз чиратыбызда, аларга сәламәт тормыш, балалар игелеге, бәхет-шатлыкларга күмелгән көннәр, озын гомер кичерсәләр иде дигән теләктә калып, бакчабызның кадерле кунакларын бәйрәмебездә янәдән көтеп калабыз.                                 

                                       Айгөл Ганиева, Кариле балалар бакчасы мөдире

                                                                          Гүзәл Шәрәфетдинова, инглиз теле укытучысы                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев